Казанда урамнарны чистартуга комачаулый торган автомобильләрне эвакуациялиләр
Казанда бер төн эчендә штраф стоянкаларга 34 җиңел машина һәм 2 йөк машинасы эвакуацияләнгән
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, тиешле урында калдырылмаган һәм шунлыктан карны чистартуга һәм чыгаруга комачаулый торган машиналарны эвакуациялиләр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Буран» планы аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында машиналарны махсус тукталышка күчерәләр.
Машина йөртүчеләргә, штраф стоянкага эвакуацияләнмәс өчен, автомобильләрне кар чистартыла торган урыннарда калдырмаска киңәш ителә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев