Казанда соңгы биш елда юл-транспорт вакыйгалары саны кимегән
Вакыйгаларның төп сәбәбе – җәяүлеләрне бәрдерү булган
Казанда соңгы биш елда юл-транспорт вакыйгалары саны 20 проценттан артыкка кимегән.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Илдар Шакиров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, юл-транспорт вакыйгалары саны 20,4 процентка, имгәнүләр алучылар – 17,6 процентка, һәлак булучылар 15,8 процентка кимегән.
Шулай, 2025 елда шәһәрдә зыян күрүчеләр белән 1217 авария теркәлгән, аларда 32 кеше һәлак булган һәм 1456 кеше имгәнүләр алган. 2024 елда исә 1279 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 38 кеше һәлак булган, тагын 1517 кеше имгәнүләр алган.
Кешеләр үлеменең төп сәбәбе – җәяүлеләрне бәрдерү булып тора.
Моннан тыш, шәһәрдә авария куркынычы булган 66 участок ачыкланган. Планда – яңа светофорлар, җәяүлеләр өчен проекцион кичүләр һәм башкалар урнаштыру.
Чыганак: Татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев