Казанда Сабантуй үткәрелә торган урында зур чүплек барлыкка килгән
Күптән түгел көчле җил вакытында якындагы урамнарга чүп-чар таралган
Казан халкында ел саен республика Сабантуе уза торган төп мәйдан янында барлыкка килгән зур чүплек борчу тудыра.
Шәһәрлеләрнең сүзләренә караганда, кыш көне бирегә бөтен шәһәрдән кар ташыганнар. Аның белән бергә кырда тонналап чүп-чар: пластик шешәләр, төзелеш калдыклары һәм башкалар табылган. Җылы килү белән кар өемнәре эри башлаган, проблеманың масштабы ачыкланган.
Күптән түгел көчле җил вакытында чүп-чар якындагы урамнарга таралган.
Территория өчен кемнең җаваплы булуы әлегә аңлашылмый. Нәтиҗәдә, кешеләр үзләре өмә оештырган.
Халык Сабантуйга кадәр территорияне тәртипкә китерерләр дип өметләнә.
Чыганак: Татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев