Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда өч ел эчендә газ белән агулануның 300гә якын очрагы теркәлгән

Казанда соңгы өч елда сөрем газы белән агулануның 296 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 401 кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә

«Газның төсе дә, исе дә юк һәм ул колонкалар, газ плитәләре һәм башка приборлар эшләгәндә һава җитмәгәндә барлыкка килә. Күп кенә иске йортларда табигый җилләтү системасы бозылган», - дип билгеләп үтәләр мэриядә.

 

2026 елда Казанның 37 йортында газ җиһазларын һәм җилләтү системаларын модернизацияләү планлаштырыла. Әмма, шәһәр хакимияте билгеләп үткәнчә, иминлек күбесенчә халыкның үзеннән тора.

 

«Без бу проблеманың барлыгын аңлыйбыз, ләкин кеше факторын да исәпкә алмыйча булмый. Исән калуның иң гади ысулы - форточка ачу», - дип билгеләп үтте Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев