Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын Бердәм кабул итү көне узачак
...
«Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 15 майда, 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын Бердәм кабул итү көне узачак, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия»нең рәсми порталында.
Төп игътибар юридик мәсьәләләргә: социаль түләүләр һәм ташламалар рәсмиләштерүгә, салым преференцияләренә, документлар белән эш итүгә бирелә. Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге әгъзалары консультацияләр бирәчәк.
Катнашу өчен алдан 8(843)238-10-00 телефоны, MAX мессенджерында: 8(987)205-00-63 яисә op@tatarstan.er.ru электрон почта аша язылырга кирәк.
Кабул итү Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорты адресы буенча үткәрелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев