Казанда күп катлы йортның түбәсе кар авырлыгына чыдамаган, аның бер өлеше җимерелеп төшкән
Казанда Восстание урамындагы йортның түбәсе кар авырлыгына чыдамаган, аның бер өлеше җимерелеп төшкән
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бина 1967 елда төзелгән.
Гадәттән тыш хәл вакытында түбәдәге кар катламының калынлыгы 1,5 метр чамасы булган. Җимерелгән участокның озынлыгы 14 метр тәшкил иткән.
Түбә ишелүгә карамастан, су белән тәэмин итү һәм җылыту инженерлык челтәрләре зыян күрмәгән.
Хәзерге вакытта түбәне кардан чистарту эшләре бара.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев