Казанда көз көне татар IT-белгечләре форумын уздырырга планлаштыралар
...
Бөтендөнья татар конгрессының тагын бер – татар айтишниклары форумы барлыкка килергә мөмкин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлыгы Райнур Хәсәнов «Татар-информ»га шундый идеяне җиткерде.
«Башта ул күләме буенча кечкенә булыр, мөгаен. Аны быел көзен Казанда уздыру планлаштырыла», – дип сөйләде хәбәрчегә Райнур Хәсәнов.
Беренче елны форум күләме һәм дәвамлылыгы буенча зур булмаган (йөзгә якын кеше, ике көнлек) татар айтишникларының, әмма программистларның гына түгел, ә IT өлкә белән бәйле барлык кешеләрнең «җыен»ын тәшкил итәчәк.
«Татар айтишнигы – IT өлкәсендә эшләүче, татар телен цифрлы дөньяда үстерү кызыклы булган татар белгече», – үз дип билгеләмәсен бирде Хәсәнов.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев