Казанда илкүләм проект кысаларында Халыкара урманнар көнен билгеләп үттеләр
19 мартта Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында
Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уздырылды.
Аның барышында экспертлар урман хуҗалыгының икътисад белән үзара бәйләнеше мәсьәләләренә кагылдылар, шулай ук мәктәп урманчылыкларының үсеше һәм волонтерлык хәрәкәтенең әһәмияте турында сөйләделәр.
Университетта шулай ук Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Урман: үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Экспозициядә урманчылыклар, төрле оешмалар, ведомстволар һәм уку йортлары вәкилләре урман тармагы үсеше тарихы, заманча эш алымнары һәм бу өлкәдә инновацион фәнни тикшеренүләр турында мәгълүмат бирделәр.
«Экологик иминлек» милли проекты әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга һәм кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Эш берничә төп юнәлеш буенча алып барыла: калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү өчен инфраструктура булдыру, чүплекләрне бетерү һәм сулыкларны чистарту, урманнарны саклау, экологик туризмны үстерү һәм биологик төрлелекне саклау. Яңартылган милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев