Казанда илкүләм проект буенча 14 юл участогы ремонтланачак
Казанда агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында урам-юл челтәренең 14 объектын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә
Исемлеккә барлыгы 13 автомобиль юлы участогы һәм бер тротуар кергән. Эшләр Казанның берничә районында узачак.
Авиатөзелеш районында ремонт Ленинградская урамына (Айдаров урамыннан Побежимов урамына кадәрге участок), шулай ук Максимов урамына (Челюскин урамыннан Ленинградская урамына кадәрге участок) кагылачак.
Киров һәм Мәскәү районнарында Галимҗан Баруди урамын (Серов урамыннан Батыршин урамына кадәр), Гудованцев урамын (Тэц урамыннан Беломорская урамына кадәр), шулай ук Маршрутная, Можайский һәм Александр Пархоменко урамнарын яңарту планлаштырыла.
Идел буе районында ремонт эшләре Хөсәен Мәүлетов урамында -Танковая урамыннан Гарифьянов урамына кадәрге участокта башкарылачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев