Казанда һәр дүртенче эш бирүче хезмәткәрләрен лаеклы ялга чыкканнан соң эштән җибәрергә теләми
...
Татарстан башкаласында һәр дүртенче эш бирүче штатта өлкән яшькә җиткән хезмәткәрләрне саклап калу өчен актив адымнар ясый. Казан компанияләренең тагын 35 проценты аларның яшен яшьләр белән беррәттән бәяләргә әзер, ә 38 проценты аларны үзенчәлекле вакансияләргә теләп ала. Бу хакта SuperJob сервисы тикшеренүләре дәлилли.
Шул ук вакытта бизнесменнарның чирегеннән артыгы, яшь кадрларга өстенлек биреп, пенсия яшендәге кандидатлар резюмесын караудан катгый баш тарта.
Җирле бизнес өчен тәҗрибәле, квалификацияле эшчеләр, инженерлар, машина йөртүчеләр, табиблар һәм сату буенча белгечләр зур кыйммәткә ия. Шулай ук компанияләр элеккеге педагогларны, бухгалтерларны һәм пешекчеләрне ялларга каршы түгел. Бу кадрларның һәм квалификацияле белгечләрнең кытлыгы белән бәйли, аларны яшьләр арасында табу көннән-көн катлаулана бара.
Чыганак: Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев