Казанда гомер итүче тыл хезмәтчәне Татьяна Лазоркинага 94 яшь тулган
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Татьяна Лазоркинага 94 яшь тулган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Татьяна Васильевна 1932 елның 9 мартында ТАССРның Апас районы Шонгат авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында Сталин исемендәге колхозда олылар белән беррәттән басуларда һәм ындыр табагында эшләгән.
Сугыштан соң 7нче сыйныфны тәмамлаган һәм 1948 елда Казанга килеп, Һөнәрчелек училищесына укырга кергән. Училищены тәмамлагач, кызны Төркмәнстан башкаласы Ашхабадка җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерергә җибәргәннәр.
1953 елда Казанга кайткан, матбугат комбинатында газета бүлегендә «Республика Татарстан» газетасы редакциясендә кулдан җыючы булып эшләгән. Аннары белгечне «Татарстан яшьләре» һәм «Яшь ленинчы» кебек кечкенә форматтагы газеталарга күчергәннәр. 1970 елда аны 4нче училищеда производствога өйрәтү мастеры итеп билгеләгәннәр. Анда Татьяна Васильевна 17 ел студентлар укыткан, шуннан соң лаеклы ялга чыккан.
1958 елда Татьяна Василий Лазоркинга кияүгә чыккан. Гаиләдә ике кыз – Лариса һәм Людмила туган. Тыл хезмәтчәне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев