Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда «Георгий тасмасы» акциясе старт алды

Активистлар 300 метр озынлыктагы Георгий тасмасын җәелдерде

Казанның Кремль яр буенда «Бердәм Россия Яшь гвардияче»нең Татарстан төбәк бүлеге, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәмендә оештырган «Георгий тасмасы» акциясе узды. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.

Чарада 800дән артык кеше катнашкан. Алар арасында – «Яшь Гвардияче» активистлары, югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, Татарстанның иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм Казан халкы. Активистлар 300 метр озынлыктагы Георгий тасмасын җәелдерде.

«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе 22 апрельдә старт алды һәм Җиңү көненә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда яшь гвардиячеләр бөтен республика буенча 45 мең тасма таратырга планлаштыра, шуларның 10 меңе – Казанда. Бүген үк активистлар акциядә катнашучыларга һәм үтеп баручыларга меңгә якын тасма тараттылар.

Чыганак: Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев