Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда чит ил атамаларын куллану кагыйдәләре турында түгәрәк өстәл узачак

«Чит ил атамаларына яңа таләпләр: бизнеска элмә такталар, брендлар һәм товар билгеләре белән нәрсә эшләргә» дигән түгәрәк өстәл бүген Казанда Эшмәкәрләр йортында узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә

Чара ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы оешма ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында оештырыла.

 

Түгәрәк өстәл ачык дискуссия форматында узачак. Эшмәкәрләр компанияләр исемнәрендә, элмә такталарда һәм рекламада чит ил сүзләрен куллануга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында сораулар бирә алачаклар. Яңа таләпләр агымдагы елның 1 мартында үз көченә керде.

 

Очрашу вакытында экспертлар белән бергә яңа кануннарның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына куйган таләпләре, чит ил брендын саклап калу мөмкинлеге, товар билгеләрен куллану кагыйдәләре һәм компанияләр өчен гамәли карарлар турында фикер алышу планлаштырыла.

 

Республикада бизнеска ярдәм итү чаралары турында өстәмә мәгълүматны бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев