Казанда бер ел эчендә 83 законсыз сәүдә ноктасы бетерелгән
Шушы вакыт эчендә 100дән артык рейд үткәрелгән һәм 7 тонна продукция тартып алынган
Казанда законсыз сәүдәгә каршы көрәш дәвам итә. Вахитов һәм Идел буе районнарында узган ел законсыз урнаштырылган 83 объект юкка чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район хакимияте башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, иҗтимагый иминлек бүлеге хезмәткәрләре 100дән артык рейд үткәргән. Нәтиҗәдә, закон бозучыларга 9 млн сумга якын суммага штраф язганнар. Тикшерү барышында 7 тоннадан артык төрле продукция, 500дән артык гипс сыннар һәм меңнән артык сувенир тартып алынган.
Бер үк вакытта хакимият рәсми сәүдә нокталары арасында тәртип урнаштыру белән шөгыльләнә. Киоскларны һәм павильоннарны шәһәрнең архитектура бизәлешенә туры китерү буенча эш башланган. Беренче яңартылган объект Вишневский урамындагы «Горпечать» челтәре киоскы булган. Мондый үзгәрешләрне башка мәйданчыкларда да дәвам итәргә планлаштыралар.
Автомобильләрдән сәүдә итүчеләргә аерым игътибар бирелә. Мондый очракларда транспортны махсус кую урыннарына эвакуацияләүне кулланалар. Хакимияттә ассызыклаганча, чаралар шәһәр мохитен тәртипкә китерүгә һәм сәүдә өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Чыганак: «Татарстан24»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев