Казан зооботаника бакчасы язгы эш режимына күчә
Бүгеннән башлап Казан зооботаника бакчасы яңа эш режимына күчә. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр итә
Килүчеләрне көн саен 8 сәгать 30 минуттан 18 сәгатькә кадәр көтәчәкләр. Шул ук вакытта кассалар һәм контролерлар бер сәгатькә иртәрәк – 17 сәгатьтә ябылачак.
Зооботаника бакчасында бу традицион язгы график, дип ачыклык керттеләр. Көннәр озынаю сәбәпле, учреждение кунакларга уңайлы булсын өчен эш сәгатьләрен озайта.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев