Казан метросының икенче линиясен төзүгә 1,5 млрд сум юнәлдереләчәк
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәк
Сүз «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәрге участок турында бара, бу дәүләт сатып алулары порталында тендердан аңлашыла.
Подрядчыга «10 нчы микрорайон» станциясеннән «Фучик»ка кадәр ике стания аралыгын урнаштыру эшләре, хезмәт күрсәтү процесслары, электр-техник эшләр, тоннельләр, яктырту, су белән тәэмин итү, канализация һәм башка эшләр башкарырга туры киләчәк.
Контрактта каралган эшләр комплексы 2026 елның 1 декабренә кадәр башкарылачак, дип планлаштырыла. Моңа акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк, заказчы –ТР Главстрой.
Чыганак: Республика Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев