Казан мэриясендә инвалидларның тормышын нинди чаралар ярдәмендә яхшыртулары турында сөйләделәр
Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын яхшырту өчен шәһәрдә нинди чаралар күрелүе турында сөйләде.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 4 инклюзив үзәк ачылган, аларның иң яңасы — августта ачылган «Вместе» үзәге. Хәзер анда 116 бала йөри.
Сентябрьдә «Благодарю» коммерцияви булмаган оешманың икенче фатиры ачылды. Мондый фатирларның төп максаты — менталь үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә интернатлардан тыш яшәргә һәм социаль җайлашырга мөмкинлек бирү, хәзер биредә 11 кеше ярдәм ала, дип сөйләде Абзалов.
Социализация буенча уңышларны Сеченов урамындагы, 5нче йортта урнашкан «Игелекле Казан» коворкингында ныгыталар. Анда һөнәри әзерлек узарга һәм төрле челтәрләрдә, мәсәлән, «Вкусно и точка», «Магнит», «Пятёрочка»да эш табарга ярдәм итәләр. Бүген коворкингта 37 кеше шөгыльләнә, аларның өчтән бере эшкә урнашкан инде.
Серов урамындагы бульварда менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен чаралар үткәрелә. Анда, мәсәлән, инвалидлар өчен махсус велосипедлар арендалау мөмкинлеге бар.
Докладта сәламәтлекләре торышы буенча алгы сызыктан кайткан махсус хәрби операция ветераннарын тёрнәкләндерү темасына да кагылдылар. Өстәл теннисы, уктан ату, йөзү һәм башка спорт төрләре күп кенә ветераннарга ярдәм итә. Спорт учреждениеләренә даими нигездә 30 ветеран йөри, аларның кайберләре зур уңышларга ирешә. Мәсәлән, Илдар Рәфыйков өстәл теннисы буенча Рәис Кубогы җиңүчёсе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев