«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы 14 майда ачыла
«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын рәсми ачу тантанасы 2026 елның 14 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узачак, – дип хәбәр итә Татар-информ
Бу хакта «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» презентациясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
2026 елда Казанга Ислам дөньясы башкаласы мактаулы статусы 2025 елның февралендә Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узган мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ИСЕСКО илләре мәдәният министрларының XIII конференциясендә бирелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев