Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каз канаты каурый-каурый...

Исләй авылында һәр яктан булган, тырыш халык яши. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, төрле милли чаралар, бәйрәмнәр үткәрәләр.

Милли йолаларыбыз

Әлеге язмада сүзебез татар халкының киң таралган йолаларының берсе - Каз өмәсе турында.

Татар халкының бик күңел ле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле Корбан һәм Рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле Каз өмәсе һ. б. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Шундый бәйрәмнәрнең берсе – Каз өмәсе. Каз – бәяле, намуслы кош. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә, бик теләп асраганнар. Туйда иң кыйммәтле бүләк дип каз санала, пар каз – туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгаралар. Аны бүлүне бу эшне җиренә җиткереп, йолаларын үтәп башкаручы, үрнәк тормышлы мөхтәрәм осталарга тапшыралар. Каз күтәреп килгән «күчтәнәчле кунак» һәрвакыт аерым хөрмәткә лаек санала. Ә каз мамыгыннан иң йомшак, назлы, кабарынкы мендәрләр килеп чыга. каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерлиләр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме?! Каз маен хәтта дәвалау өчен кулланалар: салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчәләр.

Каз өмәсе һәр елны җир өстенә кар яткач, кыш башында үткәрелә. Эшләр гөрләп барсын, күңелле итеп үтсен өчен каз күп үстерүчеләр куршеләрен, дусларын чакыралар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын ала.Элек кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган. Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Күргәнебезчә, каз өмәсе – ул, нигездә, авыл тормышының бер бизәге. Исләй авылында да бу традицияләр онытылмый, hәрбер йортта булмаса да, күп йортта казлар үстерелә, каз өмәләре үткәрелә. Быел ул Кадрия Чернышева һәм Гөлкәй Нуретдиновалар гаиләләрендә бик күңелле булды. Шунысы сөендерә, милли бәйрәмнәребез онытылмый, яши һәм яшәр.

Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага —

Шау-гөр килә һәммәсе!

Гөрләп үтә, шаулап үтә

Авылда каз өмәсе.

Бу айларны, бу көннәрне

Көтеп ала һәммәсе.

Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәрәләр.

Ә яшь кызлар күңел биреп

Бу эшкә өйрәнәләр.

 

Зөлфия Фәтхетдинова. Исләй авылы

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев