Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катерина Баранова 79 илдән килгән яшь композитор­ларның иң яхшылары өчлегенә ничек эләгүе турында сөйләде

...

— Социль челтәрләрдәге бер төркемдә мин «ArtMasters» иҗади компетенцияләренең ачык чемпионаты турында белдем. Әлеге чараның форматы алдагы конкурсларныкыннан аерылганга күрә минем үземне ниндидер бер яңа әйбердә сынап карыйсым килде.

Мин иң элек 3 сайлап алу туры уздым. Башта үз җырларыңның портфолиосын һәм үзең турында тәкъдим итәргә кирәк иде. Икенче этапка тест үткәрелде. Мин «Популяр музыка композиторы» номинациясендә катнашканга күрә, музыка теориясе турында катлаулы сорауларга җавап бирдем. Музыка мәктәбендә укытучыларым һәм педагог Майя Георгиевна ярдәмендә миңа бик авыр булмады һәм әлеге этапларда иң югары балларны алдым! Һәм менә соңгы этап — квалификация. Аңа 150 иң яхшы композиторлар керде, шуларның бары 10ы гына финалга уза алды.

Безнең алда билгеле бер артист өчен 7 көн эчендә җыр язу бурычы куелды.

Менә июнь, Артек, без яңа фильм төшерәбез, мин продюсер ролендә чыгыш ясыйм. Бу вакытта сайтка күптән көтелгән нәтиҗәләрне куялар. Үз исемемне 5 урында күргәч, мин бәхеттән сикергәләдем һәм тавышсыз гына кычкырдым (тавышсыз, чөнки төшерү процессы бара иде).
Сайлап алу туры марттан июльгә кадәр дәвам итте, ә финал үзе 14 июльдән 3августка кадәр Мәскәүдә үтте.
Беренче биш көн дәвамында без нульдән башлап җыр язарга, аранжировка уйлап табарга, артист белән танышырга һәм аның тавышын яздырырга тиеш идек.
Шунысы бик кызыклы, безнең булышчылар юк иде. Шуңа күрә бу көннәрдә мин композитор гына түгел, тулысынча аранжировщик, тавыш режиссеры, саундпродюсер, вокал буенча педагог һәм артистлар белән эшләүдә менеджер да булдым.
Минем өчен иң авыры аранжировка язу булды, чөнки мин бу эшне беренче тапкыр башкардым. Моңа хәтле мин үземнең бар музыкамны да тере инструментларда иҗат иттем, ә финалда биш көн эчендә миңа җыр гына язарга түгел, үземнең беренче аранжировкамны да язарга туры килде. Чемпионатның беренче көннәре минем өчен «тәмуг» булды.
Аның каравы, мин үзем өчен күп яңа нәрсәләр белдем. Минем яшьтәшләрем, шул ук вакытта яраткандусларым, ничә еллардан бирле музыка язучы кешеләр мине программадан файдаланырга өйрәттеләр. Мин беренче тапкыр программа белән эшләгәнгә һәм финалистлар арасында иң яше булганга миңа ышанмаучылар да булды. Әмма бернәрсә дә минем иҗатыма киртә була алмады. Башка көннәрдә чемпионатта без компьютер уенына, аудиокитапка һәм анимация мультфильмына музыка яздык. Безнең иҗатыбыз яхшы килеп чыксын дип без командада эшләдек. Башка компетенция финалистлары: гейм-дизайнерлар, веб-дизайнерлар, 3Д-дизайнерлар, кинода тавыш режиссерлары, рәссам-аниматорлар һәм башкалар белән бергә музыка иҗат иттек.
Мин азакка хәтле җиңүчеләр өчлегенә керәсемә ышанмадым. 2 урын алуым турында белгәч, шок кичердем һәм шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем.
Чемпионат мине бик тәэсир­ләндерде. Мин анда яшькә һәм конкуренциягә карамастан, ихластан ярдәм итәргә әзер торучы кешеләрне очраттым. Миңа үзебез эшләгән урын һәм мохит бик ошады. Ә без Игорь Матвиенконың иң затлы «М.А.М.А.» студиясендә эшләдек.
Оештыручылар шулай ук безгә яшәп тору өчен уңайлы шартлар тудырдылар. Биш йолдызлы отель, оештыручылар-психолог­лар һәм экспертлар янәшәдә булды, гомумән алганда, иң кирәкле нәрсәләр белән тәэмин иттеләр.

Бу ай минем өчен тылсымлы булды. Чөнки мин хыялланган бар нәрсәләр дә тормышка ашты. Минем җырларыма ике клип чыкты һәм мин 79 илнең иң яхшы композиторлары өчлегенә эләктем. Мин «Артек» Халыкара балалар үзәгенә «ArtMasters» сменасына, «Артек»ка «Белем.Лектор» Бөтенроссия конкурсы финалына, шулай ук конкурс-кинофестиваль финалына чакыру алдым.
Гомумән алганда, алда әле проектлар бик күп. Мин үз алдыма зур максатлар куйдым һәм аларны тормышка ашыру өчен барысын да эшләячәкмен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев