Катарактаны бетерү буенча операцияләр ясала башлады
Агымдагы елда заманча методика буенча 90нан артык пациентка операция ясалган.
Күз ясмыгын алыштыру өчен элек күзнең мөгез катлавында кисем ясарга кирәк иде. Әмма медицина бер урында гына тормый, бүгенге көндә Чистайда катарактаны бетерү буенча операцияне тишү ысулы белән үткәрәләр.
Безнең үзәк район дәваханәсендә мондый технология өч ел элек гамәлгә кертелде, операцияләр ел саен үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк пациентларга 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе базасында операцияләр ясала иде. Мәҗбүри өзеклеккә пандемия йогынты ясады, медицина учреждениесен коронавируслы пациентлар өчен вакытлыча йогышлы госпитальгә әйләндерделәр.
Ноябрь башыннан катарактаны бетерү буенча операцияләр яңадан ясала башлады, ләкин Вишневский урамы, 1 адресы буенча урнашкан стационар базасында. Пациентларга беренче категорияле табиб-офтальмолог Эльвира Хәмитова ультратавышлы офтальмология-хирургия системасы ярдәмендә операция ясый, ул күз мөгезендә ике миллиметрлы тишек ясарга мөмкинлек бирә.
Операцияләр чиста биналар комплексына керүче яңа заманча операция бүлмәсендә үткәрелә. Бу аз гына да инфекция үтеп керүгә юл куймый. Хирургия процессы 15 минуттан 30 минутка кадәр дәвам итә.
– Операцияләр мәҗбүри медицина иминияте кысаларында бушлай уза. Заманча җиһазларда, югары сыйфатлы материал белән эшлибез. Бу операциядән соң пациентның тиз тернәкләнүенә ярдәм итә. Күз ясмыгы тиз җайга килә, икенче көнне бары тик контроль тикшерү генә уздырам, – дип аңлатты Эльвира Хәмис кызы.
Катарактаны бетерү буенча операциягә чиратны көтү вакыты 7-10 көн тәшкил итә. Тикшерү үткәннән соң, пациент бөтен кирәкле анализларны тапшыра торганда, табиб аның өчен билгеле үлчәмдәге күз ясмыгы сайлый, чөнки һәр кеше өчен ул индивидуаль.
Үзәк район дәваханәсе стационар базасында башка офтальмологик операцияләр дә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев