Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Картлык шатлык китерсен өчен

2020 елдан башлап Чистай районында «Караучы» хезмәте күрсәтү проекты тормышка ашырыла.

Ул «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасы ярдәмендә мөмкин булды. Хәзерге вакытта бу хезмәткә 34 чистайлы мохтаҗ. Нигездә, алар даи ми караучыга мохтаҗ булган урын өстендә ятучы авырулар. Әмма һәр гаиләдә якын кешеләренә караучы кирәк булырга мөмкин булган хәл килеп чыгарга мөмкин. Бу хезмәттән матди тәэмин ителгән кешеләр генә файдалана ала дигән фикер ялгыш. Бәхеткә, узган ел Чистай районы әлеге проект старт алган районнарның берсе булды. «Балкыш» үзәгенең социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар янына баралар, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Көн саен караучы гигиена процедуралары үткәрә, авыруга ашарга әзерли һәм аны ашата, фатир эчендә хәрәкәт итәргә ярдәм итә, кер юа, җыештыра, үз карамагындагыларның гомуми хәлен күзәтә һәм башка эшләрне башкара. Әмма караучы шәфкать туташы түгел, ул медицинага кагылышлы эшләрне башкарырга: иньекцияләр кертергә һәм яраларны эшкәртергә хокук лы түгел. Моны башкару өчен махсуслаштырылган медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү яхшырак булачак.

– Мондый катлаулы эшне башкару өчен персоналны ничек сайлыйсыз? – дип кызыксынам «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Тать яна Лаврентьева.

– Безгә эшкә, нигездә, авырулар белән эшләү тәҗрибәсе булган кешеләр килә, бу еш кына шәхси тәҗрибә. Шулай ук кешеләргә ярдәм күрсәтә белә торган элеккеге медицина хезмәткәрләре дә караучы эшен сайлыйлар. Безнең караучыларыбыз социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында даими рәвештә оештырылган караучы мәктәпләрендә белемнәрен яңарталар. Караучының холкы да зур роль уйный. Стресска каршы торучанлык һәм чыдамлык – төп ярдәмчеләр. Билгеле булганча, өлкән яшьтәге кешеләрне карау шактый авыр, чөнки еш кына аларның кәефләре төшә һәм бу рухи яктан да, физик яктан да хәлне ала.

– Бу хезмәттән, нинди хокукларда кем файдалана ала?

– Нигездә, алар – яшь буен ча пенсия алучы яки инвалид лыгы булган ялгыз яшәүче кешеләр, яисә объектив сәбәп ләр: эшләү яки башка шәһәрдә яшәү аркасында туганнары карый алмаган өлкән кешеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шул ук вакытта караучы хезмәтләренә зыян китерерлек шартлар булырга тиеш түгел. Аларга авыр психик тайпылышлар, венерик һәм хроник тире авырулары, хроник эчкечелек, ВИЧ һәм гангрена керә. Караучыга мохтаҗ булуны тану һәм ярдәм алу өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда күрсәтелә торган түләүсез хезмәтләр турында җентекләп консультация бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев