Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Карина Гусейнова – «Алтын каләм» фестивале призеры

Чистай Выселкасы мәктәбе укучысы «Дизайн һәм верстка» номинациясендә өченче урынны яулады.

Җәй – каникуллар гына түгел, ә яшьләр фестивальләре һәм конкурслары чоры да. Чистай районының актив укучылары аларда бик теләп катнашалар.

Күптән түгел балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика фестивале тәмамланды. Призерлар арасына Чистай Выселкасы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Карина Гусейнова да керде. Ул «Дизайн һәм верстка» номинациясендә өченче урынны алды. Карина безнең белән конкурстан алган тәэсирләрен уртаклашты.

– Компьютер дизайны белән мин күптән түгел, үземнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Римма Равил кызы ярдәмендә мавыга башладым. Ул һәрвакыт мине яңа башлангычларга рухландыра һәм этәрә, иҗади сәләтләремне ачарга һәм үстерергә ярдәм итә, моның өчен мин аңа рәхмәтлемен. «Алтын каләм» фестивале белән нәкъ шулай булды, аның тәкъдиме буенча анда катнашырга булдым, – дип сөйли Карина.

Фестиваль биш көн дәвам итте. Бу вакыт эчендә 10-20 яшьлек 100гә якын яшь журналист, чын профессиональ редакция режимында эшләп, нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Конкурс 9 юнәлеш буенча узды. Фестивальнең финал этабы барышында рус һәм татар телләрендә газеталар басылды, теле һәм радиотапшырулар, тавыш һәм видеофайллар әзерләнде, SMM буенча кейслар һәм йөзләгән репортаж эшләнде.

– Конкурс көннәре актив һәм бай эчтәлекле узды. Мин «Дизайн һәм верстка» юнәлешендә катнаштым. Без фестиваль буенча иптәшләребез язган текстларны газета битләренә салдык, фотоларны эшкәрттек, туры килә торган шрифтлар сайладык, басма матбугат өчен логотип ясадык, үзенчәлекле элементлар уйлап таптык, текстка баш исемнәрне бизәкләдек. Моның өчен заманча компьютер программаларыннан файдаландык, алар белән эшләргә безне нәкъ менә фестивальдә остазларыбыз өйрәтте, – дип билгеләп үтә мәктәп укучысы.

Каринаның сүзләренә караганда, катнашучылар арасында көчле, әмма сәламәт көндәшлек булган. Фестиваль дәвамында барысы да педагогларга, ә алар арасында массакүләм мәгълүмат чараларының тәҗ рибәле вәкилләре булган, үзләренең барлык талантларын, мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышканнар. Ә ос тазлар, үз чиратында, малайларга һәм кызларга ярдәм иткәннәр, киңәшләрен биргәннәр, тәҗрибә уртаклашканнар.

– Дизайн һәм верстка минем өчен бөтенләй яңа юнәлешләр, заманча программаларда эшләү нигезләрен мин нәкъ менә фестивальдә үзләштердем. Миңа барысы да ошады, кызыклы һәм файдалы булды. Анда алган белемнәрне мин инде кулланырга да өлгердем. Хәзерге вакытта башка конкурста катнашырга әзерләнәм. Моның өчен презентация әзерләргә, фотосурәтне эшкәртергә кирәк иде. Нәкъ менә шушы программалар ярдәмендә мин барысын да җиңел эшләдем. Киләчәктә дә бу миңа укуымда ярдәм итәр, дип ышанам, чөнки безгә мәктәптә еш кына проектлар, презентацияләр, рефератлар ясарга туры килә, – ди Карина Гусейнова.

Әңгәмәдәшебез булачак һөнәрен журналистика белән бәйләргә җыенмавын әйтте. Аңа юриспруденция якынрак. Әмма, мәктәп укучысы сүзләренә караганда, кеше төрле яклап үсәргә, һәрвакыт үз күзаллавын киңәйтү өстендә эшләргә, бер урында тормаска, яңа нәрсәләрне үзләштерергә, аны тормышта уңай юнәлештә куллана белергә тиеш. Карина фестивальдә белем, күп кенә уңай тәэсирләр алып кына калмыйча, яңа дуслар, фикердәшләр табуын да әйтте. Аларның кайберләре белән ул аралашуын дәвам итә.

Каринага киләчәктә дә укуында һәм яңа башлангычларында уңышлар телибез!

 

Белешмә

«Алтын каләм» 1996 елдан бирле үткәрелә. Аны оештыручылар арасында – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Журналистлар берлеге, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, КФУ бар. Фестиваль яшь журналистларны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм хуплауга, иң талантлыларын мәгълүмати кырны үстерү процессына җәлеп итүгә, ике дәүләт телендә бер үк дәрәҗәдә уңышлы эшләүче яшь журналистлар берлеге формалаштыруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев