Каргалы гимназиясендә Советлар Союзы Герое Әгъзам Вәлиев исемендәге беренче фәнни-гамәли конференция узды
...
Каргалы гимназиясендә шушы авылда туып-үскән күренекле шәхес, Советлар Союзы Герое Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев исемендәге беренче Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе булып узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге чара үз Ватанының тарихы, фән белән кызыксынган талантлы мәктәп укучыларын, эзләнүчеләрне, туган якны өйрәнүчеләрне, тарихчыларны һәм педагогларны берләштерде. Барлыгы 300 гариза кабул ителде, секция эшләрендә Татарстанның 22 районыннан килгән 200дән артык кеше катнашты.
Анда укучылар Әгъзам Вәлиевнең батырлыгы, Каргалы авылының бай тарихы һәм бүгенге тормышы турында сөйләделәр.
–Хөрмәтле кунаклар, конференциядә катнашучылар, без сезне гимназиядә күрүебезгә бик шатбыз. Әлеге конференция беренче тапкыр үтә, аңарда катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу бик күңелле! — дип залдагыларны сәламләде Каргалы гимназиясе директоры Гөлинә Яруллина.
Кунакларга һәм конференциядә катнашучыларга шулай ук сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова, Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин, КИУның Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова, Бөтендөнья татар конгрессының туган якны өйрәнүчеләр эшләре буенча комитет начальнигы Альберт Борһанов, дөнья мәдәнияты институты ректоры (ЮНЕСКО), «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академия президенты, академик Энгель Таһиров сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар әлеге конференциянең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, тарихи истәлекләрне саклауда мөһимлеген ассызыклап үттеләр.
Каргалы гимназиясе укучысы Эльвина Нәсыйбулина ике проект әзерләгән, шуларның берсе Исләй авылы тарихына багышланган.
— Безнең илебез тарихы авыл тарихларын берләштерә, шуңа күрә дә без укытучыларыбыз белән шушы теманы сайладык, — дип билгеләп үтте Эльвина.– Эш барышында архив документларын өйрәнеп һәм кешеләр белән аралашып үзем өчен дә күп яңалык ачтым.
Секция җитәкчеләре буларак укытучылар, музей хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр һәм районыбызның башка белгечләре чыгыш ясады.
Конференция нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар, ә иң яхшы эшләр авторлары дипломнар һәм истәлек бүләкләре алды. Ә иң мөһиме — яшь туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар алган эзләнү эшләре нәтиҗәсенең бәһасез булуы.
Вәлиев Әгъзам Җиһанша улы — 1919 елның 10 апрелендә Каргалы авылында туа. 1937 елда Ташкентка күчеп китә, слесарь булып эшли. Аэроклубта булырга да вакыт таба, 1938 елда очучылар көллиятенә укырга керә. Аны сугыш алдыннан тәмамлый.
Совет армиясендә 1938 елдан бирле. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград янында аңа беренче тапкыр илебезнең тыныч күк йөзен бозган дошманның һавада очкан көчләре белән очрашырга туры килә. Үзенең биш йөздә беренче очышын авиаполк ветераны, майор Вәлиев Чехословакиядә Җиңү көне алдыннан тәмамлый. Аны бу вакытта Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән булалар инде. Һава разведчигының авыр хезмәте командование тарафыннан югары бәяләнә, әлеге эшне зур тәҗрибәсе, белеме булган, кыю кешеләргә генә ышанып тапшыралар. Әгъзам Вәлиев нәкъ менә шуный сыйфатларга ия була да инде.
Аның турында сүз бар фронтка тарала. Ул бик авыр хәлләргә юлыга. Әмма сугышчан заданиене үтәми кайткан очрагы булмый аның. Ул Бөек Җиңү көнен каршылый. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән хәлдә үзенең очышларын Будапешт, Вена, Бруньга, ә соңгы очышын Будапештка ясый. Сугыштан соң яшь очучы Әгъзам Вәлиев Хәрби-Һава академиясе партасы артына утыра. Авыр була, белем җитми, әмма ул фронттагы кебек үк үз максатына кыю бара. 1952 елда, академияне тәмамлаганнан соң, Әгъзам Җиһанша улы Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. Батыр туган авылын һәм мәктәбен онытмый. Авылдашлары белән хатлар языша, 1959 елда авылга укытучылар һәм авылдашлары белән очрашуга кайта.
Ул Архангельск шәһәрендә яши. 1972 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга, туган ягына кайта, Чистайда төпләнә. Соңгы елларын ул Чистайда гомер итә. 1986 елның 31 декабрендә бакыйлыкка күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев