Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Каргалы авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукы турында сөйләделәр

Кулланучыга үз хокукларын ничек сакларга — шушы көннәрдә бу хакта Каргалы халкына сөйләделәр.

Безгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов һәм эчке базарның үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев килде.

Авыл халкын төрле сораулар борчыды. Шулар арасыннан иң популярлары касса чегын югалту, яраксыз товар сатып алу очраклары булды. Гарантия вакытындаа сатучы товарны алыштырмаган очрак та каралды.

Каргалыларның берсе алдан түләнгән җиһазның да вакытында китерелмәве хакында сөйләде.

— Бу очракта исә компания яисә кибет җитәкчесе исеменә язмача дәгъва җибәрергә кирәк. Анда җиһаз­ны китерүне вакытында башкарырга кирәклеге турындагы таләпнең үтәлешен тикшерергә кирәк. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, көннәр санын сатып алучы үзе билгели.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдагы пункт үтәлмәгән очракта сез мебельне сатып алу-сату турындагы килешүне өзүләрен, акчаны кире кайтаруларын һәм алдан түләнгән сумманың 0,5 проценты күләмендә кичектерелгән көн өчен неустойка таләп итә аласыз. Бу хокук «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 23.1 маддәсендә язылган. Кагыйдә буларак, бу ярдәм итә. Әгәр дә ярдәм итмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк, — дип аңлата Владимир Михайлович.

Очрашу кысаларында авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде. Анда «Ришвәтчелеккә каршы тору» Федераль законының нормалары каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев