Каргалы авылында гомер итүче Нурфигаль Әбүбәкер кызы Кәбировага 90 яшь
Аны тәүге тапкыр кайчан күрүемне хәтерләмим дә инде. Хәер, мин аны гомерем буе беләм кебек. Аның кебек кешеләр тиз арада күңелне яулыйлар шул. Нурлы йөзле Нурфигаль апа бөтен кешегә җылылык таратып йөри дисәм, арттыру булмастыр.Ни хикмәт, күрешкәләп торсак та, янә бер кат аның белән рәхәтләнеп утырып сөйләшәсем килеп йөрде. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына диләрме әле?! Форсат та килеп чыкты, нурлы әбекәебез 10 сентябрьдә 90 яшен тутырасы икән!
Дулкынланып та, ашкынып та, шатланып та бардым Каргалыга. Чөнки бу минем әниемнең туган авылы. Әниемнең балачагы, яшьлеге шушы авылда үткән. Иске Роман авылына әтиемә кияүгә чыккач, якыннарын күрергә дип Каргалыга еш барган ул. Килгәндә иң беренче әнә шушы Нурфигаль апаларга тукталып ял иткән, чөнки төп нигезгә шактый барасы, ә Нурфигаль апаларның өе авылны керү юлында ук урнашкан. Якты йөз җан азыгы диләрме әле… Хуҗаларның ачык күңелле, кунакчыл булулары да тарткандыр инде. Мең рәхмәт үзләренә. Җәяүләп килгән әниемне якын туганнары кебек ачык йөзләре, тәмле чәйләре белән сыйлаганнар. Ничә еллар үтсә дә, яхшылык онытылмый ул. Әнием аларны бик җылы итеп, яратып искә ала иде…
Бүген исә мин дә әнә шушы нигезгә аяк бастым. Билгеле, нигез инде яңартылган, иркен, матур йорт хуҗалары кебек үк әллә каян үзенә тартып тора. Биредә Нурфигаль апа улы Рәүф, гаиләсе белән гомер кичерә. Клуб хәтле өйдә берара югалып та калдым… Ә менә ак яулыгын бәйли-бәйли Нурфигаль апа килеп чыккач, нурлы өй тагын да нурланып, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Сөбханаллаһ, күз тимәсен үзенә! Шундый ук җылы караш, эчкерсез елмаю, җылы сүзләр… Җитезлеген дә, өлгерлеген дә югалтмаган. Хәтере дә әле яхшы, балачагын да, яшьлек елларын да барысын да хәтерли.
Балачак, яшьлек еллары
Күрше Яңа Чишмә районына керүче Чертуш авылы кызы ул Нурфигаль апа. Сугыш башланганда үзенә 8 яшь кенә була әле. Шушы елларның аянычлы мизгелләре күңел төпкелендә саклана. Без ул елларда авыл-шәһәрләребездән яуга киткән әти-бабайларны ишетеп кенә белсәк, әлеге буын аларны күреп белә. Болар сугыш чоры балалары, дәһшәтле сугышның тере шаһитлары. Кул астына керүчеләре өлкәннәргә булыша, алар белән бергәләп фронтка ярдәм итү эшләрендә катнаша. Кычыткан, черек бәрәңге ашап үссәләр дә, рухлары нык аларның. Хәер, кычыткан дигәннән, Нурфигаль апаның ул яктан аерым тарих. Ни хикмәт, абый-энеләре кычыткан ашын сыпыртып куйганда, бәләкәй Нурфигаль бу ризыкны авызына да алмый. Алты малай арасында бердәнбер кызлары өчен хафага төшә ата-ана. Бөтерчек хәтле генә бердәнбер кызларын ачлык тырнагына бирмәс өчен тырыша-тырмашалар. Җан биргәнгә җүн бирермен дигәнме әле. Һәр бала үз ризыгы белән туа шул. Каяндыр бәрәңгесе дә, башкасы да табыла…
Сау-сәламәт, сөйкемле кыз булып үсә ул. Җиде сыйныфны тәмамлагач, төрле эшләрдә эшли. Кечкенә дә төш кенә дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Кечкенә генә булса да, бер дә сыната торганнардан булмый. Һәр эшне ялт иттереп башкара, эшкә һәвәслеге белән аерылып тора.
Каргалыга 1954 елның 5 мартында килен булып төшә. Тырыш, булган гаилә Соруретдин белән Гайшә апа Кәбировларның өлкән уллары Шәүкәткә ярәшәләр аны.
Алар өйләнешкәндә Шәүкәт абыйдан соң гаиләдә эреле-ваклы биш бала була әле. Гаилә башлыгы Соруретдин бабай сугыштан әйләнеп кайтмый, Гайшә апа балаларын ач-ялангач итмәс өчен бар көчен куя. Килененә карата да бик гадел, мәрхәмәтле була ул. Өйләре кечкенә генә булса да, барысы да сыя, берәүләр сәкедә, икенчеләре идәндә йоклый. Әни кеше балалары, килен-кияүләре арасында туганлык җепләрен чишелмәслек итеп бәйләп куя.
— Иремнең туганнары таралышып төрлесе төрле якка китеп урнашкач та, туган нигезләренә еш кайтып йөрделәр. Каенанам бик гадел булды, килен диеп бар эшне дә миңа гына өймәде, һәр баласына эше бүленгән иде. Бик оста оештыручы иде ул. «Апагызга булышыгыз» диеп кенә торды. Туганнар күп, бик күңелле, бик дус яшәдек. Әнинең оныклары кем бии, кем җырлый, әни исә аларны карап рәхәтләнә иде. Бүген дә бар туганнар белән дә аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшибез, — дип сөйли Нурфигаль апа.
Игелекле кешенең хезмәте дә игелекле була шул. Каргалы дәваханәсендә озак еллар авыруларга ашарга пешерә ул. Дәваханәнең гөрләп эшләп яткан еллары. Тирә-күрше авылдан килгән авыруларны тәмле-тәмле ашлары белән сыйлый. Эше җиңелләрдән булмый билгеле. Зур-зур кәстрүлләр күтәрергә дә, кухняда барлык эшләрне берьялгызына гына эшләргә туры килгән чаклар да еш була. Һәрберсенең күңеленә хуш килерлек итеп ашны да төрләндерергә кирәк. Бар күңел җылысын, бар йөрәген биреп эшләгәнгә аның ашлары да бик тәмле була, барысы да яратып, рәхмәт әйтә-әйтә ашыйлар. Авыруларның, җитәкчелекнең рәхмәт сүзләре аны канатландыра, аны хезмәтенә иң югары бәя дип кабул итә. Каргалы дәваханәсенең ул еллардагы баш табибы Рәшит Юнысовны бик олы хөрмәт хисләре белән искә ала ул.
Мин үзем дә яхшы хәтерлим: Рәшит абый бик игелекле, миһербанлы табиб иде. Бик күп авыруларны дәвалады, һәр авыруга җылы сүзен дә, вакытын да тапты. Ни кызганыч, арабыздан бик иртә китте. Кылган изге гамәлләренең әҗерен бир, Раббым! Урыны оҗмах түрләрендә булсын!
Гаилә җебе ышанычлы кулларда
Гаилә башлыгы Шәүкәт абый Нурфигаль апа өчен ышанычлы терәк, балаларына үрнәк әти була. Ул Каргалыда җаваплы хезмәтләрдә эшли: хисапчы, ферма мөдире була, идарәдә дә хезмәт куя. Алар берсеннән-берсе акыллы, тәртипле өч бала: Фәрит, Рәүф, Фәйрүзәне тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсе күңеленә хуш килгән һөнәрне алып, матур гаилә кора.
Тормыш дигәнең гел шома гына бармый шул, Аллаһы Тәгалә сынауларын да биреп тора. Башта каты авырудан Шәүкәт абый вафат була. Моннан җиде ел элек олы хәсрәт кабат алар ишеген кага. Чистай шәһәрендә яшәүче олы уллары Фәритне яман авыру якыннарыннан, гаиләсеннән аера. Ана кешегә бала хәсрәтеннән дә авыры юк. Ни хәл итмәк кирәк, сабыр канатларын кага-кага түзә Нурфигаль апа. Фәрит абыйның тормыш иптәше Розалия апа, балалары Рөстәм, Лилия, барлык туганнары белән бергәләп, бер-берсен юатып, бер-берсенә көч биреп әлеге югалту газабын күтәрәләр алар. Бердәмлек, туганлык әнә шундый авыр вакытларда сынала да инде…
Икенче уллары Рәүф абый, әйткәнемчә, гаиләсе белән әниләре янында яши. Тормыш иптәше Резидә белән Рамил һәм Рузиләне үстергәннәр. Менә дигән нәсел дәвамчылары алар, якыннарын гел шатландырып кына торалар. Төпчекләре Фәйрүзә апа белән Ирек абыйның кызлары Гөлнара, Гөлназга да дәү әниләренең асыл сыйфатлары күчкән, тырышлар, ачык йөзлеләр.
Алты оныгы өстенә хәзер берсеннән-берсе сөйкемле оныкчыклар сөендерә…
Нурфигаль апа ул бүген балаларын, онык-оныкчыкларын үз канаты астына җыеп, һәрберсен ягымлы карашы, җылы сүзләре белән җылытып яши. Алар барысы да аңа бик рәхмәтле.
— Мин бик бәхетле гаиләдә яшәдем. Әти-әни, дәү әниебез бар кешегә дә үрнәк булдылар. Без өчебез дә мәктәптә яхшы укыдык. Төп йорт булгач, безгә бик күп туганнар кайта иде. Әни барын да тәмле ризыклары белән сыйлап, кунак итәргә яратты. Без үзебез дә мәктәптә укыганда иртән-иртүк тәмле кабартмалар ашап китә идек инде. Ул бик йомшак күңелле, безгә бар күңелен бирде, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, — ди кызы Фәйрүзә апа. Әйе, әни назын, әни тәрбиясен балаларга башка беркем дә бирә алмый. Әнидән дә газиз, әни кебек сине аңлаучы, сине кайгыртучы кеше юк, әни яныннан да рәхәтрәк җирне табам димә! Саубуллашканда мин күңелемә бик якын булган әлеге мөлаем, елмаюы йөзеннән китмәгән Нурфигаль апаны кысып-кысып кочакладым. Кайчандыр әниемне кочкандай… Күзләремне яшь пәрдәсе сарды… Әнием белән бәйле һәр кеше, һәрбер нәрсә бик кадерле, бик якын…
Ә язмам герое Нурфигаль апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, балалары, оныклары наз-хөрмәтенә төренеп, безне дә шулай шатландырып гел шулай елмаеп, тирә-якка нур бөркетеп яшәвен телибез.
Олы хөрмәт белән Ирек Ибраһимов, Нурфигаль апаның кияве:
— Мин әбигә бик рәхмәтле, ул миңа менә дигән, уңган-булган кыз үстереп бирде. Ул төп йортның бизәге булып тора. Без аның янына шатлана-шатлана киләбез, аның җылысында дәртләнеп, көч-куәт алып китәбез. Аның пешергән ризыклары да сихәтле. Ул тормышның матурлыгын күрә белә, шөкерана кылып яши. Авыр елларда үссә дә, көчле рухлы, нык ихтыярлы булып калган. Без аны бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Бүгенгедәй өйнең нуры булып, безне каршы алып, озатып озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев