Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карар үзенең законлы көченә керде

Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИның элеккеге начальнигы рәшәткә артына эләкте

Чистай шәһәр прокуратурасы Яңа Чишмә районының 38 яшьлек кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖКсының 290 маддәсе 3 бүлеге буенча җинаять кылуда гаепләнә. Россия эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бүлегенең элеккеге начальнигының эше судка җибәрелде. Бу хакта җентекләп Чис­тай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина сөйләде.

— Суд ачыклаганча, 2023 елның июлендә ир-ат законсыз рәвештә акча алу максатыннан законсыз гамәлләр кылган өчен 100 мең сум күләмендә махсус транспорт белән бәйле компания мәнфәгатьләрендә гамәл кылучы вәкилдән арадашчы аша ришвәт ала. Ә нәкъ менә, йөк ташу буенча тиешле күләмне бозу белән әлеге өстә күрсәтелгән компаниянең эшчәнлеген Яңа Чишмә районы территориясендә авырлык һәм габарит контрольлек пунктларына кую турында хезмәт мәгълүматы, шулай ук органны контрольлек итүче вазифаи зат белән килешеп, 10 йөк транспорт чарасына туктаусыз һәм тиешле тикшерүләрсез Яңа Чишмә районының автомобиль юллары буенча йөрергә рөхсәте өчен җәзага тартылды, — дип билгеләп үтте прокурор ярдәмчесе.
Ир-ат үз гаебен таныды. Суд аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү шарты белән ришвәтне (ул 1 миллион сум тәшкил итә) ун тапкыр арттырган күләмдә штраф, 2 елга Россия Федерациясенең хокук сак­лау органнарында һәм дәүләт хезмәтендә эшләү вазифасыннан читләштерелү, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колонияләрендә үтү шарты белән җәза билгеләде. Суд карары үз көченә кермәде.
Файл не выбран

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев