Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Карар проектлары бертавыштан кабул ителде

Шәһәр Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы булып узды. Сессияне район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. 

Утырыш башында ул Анна Свиринага өченче чакырылыш шәһәр Советы депутаты таныклыгы тапшырды. Исегезгә төшерәбез, ул чистайлылар тарафыннан агымдагы елның маенда 19нчы номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар вакытында сайланган иде. Шәһәр Советы утырышының көн тәртибенә өч мәсьәлә куелды. Шуларның беренчесе Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүгә кагылды.
– Әлеге мәсьәләне тикшерү кирәклеге Федераль һәм рес­публика законнарына үзгә­решләр кертү сәбәпле барлыкка килде. Әлеге темага ачык тыңлаулар үткәрелде, депутат тыңлауларында да барысы да җентекле тикшерелде. Шәһәр һәм районара табигатьне саклау прокуратураларыннан уңай бәя бирелде, – дип билгеләп үтте үз чыгышында «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
Ул шулай ук көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә  - ачык тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулар) оештыру һәм үткәрү турында да чыгыш ясады. «Җир салымының билгеләнгән ставкаларын гамәлгә кертү, аны түләү тәртибе һәм сроклары турында»гы шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәлә шәһәр депутатлары тарафыннан тикшерүгә чыгарылды. Һәм бу Чистайга Алгарышлы үсеш территориясе статусын бирү белән бәйле. Әлеге мәсьәлә буенча депутатлар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Шурыгин чыгыш ясады.
– Инвестицияләр җәлеп итү, шәһәрдә һәм районда өстәмә эш урыннары булдыру өчен резидентларга  шартлар тудыру мөһим, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.
Барлыгы өч мәсьәлә буенча карар проектларын депутатлар бертавыштан кабул иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай