Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кар яву – ныклыкка сынау

Күп кар яву кешеләр өчен шактый мәшәкать тудырды һәм коммуналь хезмәтләр өчен чын сынауга әверелде.

Ел башы кар явуга бай булды. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология һәм климатология, атмосфера экологиясе кафедрасы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 16 гыйнварына кадәр республикада 49 мм явым-төшем булган, норма – 41 мм. Шулай итеп, бу чорда явым-төшемнәрнең айлык нормасы явып узган.

Җәяү дә, машина белән дә йөреп булмый

Гыйнварның беренче атналары бигрәк тә карлы булды. Әгәр балалар рәхәтләнеп кар бәрешеп уйнау һәм чана шуу мөмкинлегенә сөенеп туя алмасалар, өлкәннәргә, ни кызганыч, бу мәшәкать өстәде. Яуган кар җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә шактый авырлык тудырды. Чистайлыларга кайбер урамнарда кар ерып барырга туры килә, ә юлларда батып калган машиналар очрый.

Коммуналь хезмәтләргә карата шәһәр һәм район халкыннан социаль челтәрләрдә дә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасында да шелтәләр аз булмады. Ел башыннан гына да «Халык контроле» системасына карны тиешенчә чистартмауга бәйле 40ка якын шикаять килгән, аларның кайберләре генә хәл ителгән. Чистайлылар тротуарлардагы, автомобиль юлларындагы, күпфатирлы йортларның ишегалларындагы кар көртләренә зарлана.

«Чистай шәһәре, Циолковский ур., 3 һәм Циолковский ур., 1 адресы буенча урнашкан йортлар арасындагы юлны чистартуыгызны (шул рәвешле киңәйтүегезне) сорыйбыз. Автомобиль үткәндә җәяүлеләргә кар көртләренә кереп басарга туры килә, ә бу йортларда күбесенчә олы яшьтәгеләр яши», – дип язган шәһәрле Роман.

Чистайлыларны урамнарны чистартканнан соң юл читендә калган кар өемнәре борчый.

«Бөтен шәһәр карга күмелгән, кешеләр үзләре кар чистарткан шәхси сектор янында гына чиста, әмма барлыкка килгән кар өемнәрен беркем дә чыгармый, бөтен җирдә чокыр-чакыр, машинаны каршы якка алып ташлый. Зур кар көртләре аркасында юл чатларында машиналар да, юл аша чыгучы кешеләр дә күренми», – дип зарлана Снежана.

«Энгельс урамы буенча төп юлны һәм тротуарларны чистартканнан соң, үз артларыннан бик зур кар өемнәре калдыралар, җиңел машиналар керә дә, чыга да алмыйлар, бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин, тротуарларны чистартучы трактор бу өемнәрне җыеп алмый, чаралар күрегез!» – дип яза Елена.

Чистайлылар социаль челтәрләрдәге «Чистай-информ» битләрендә дә зарланалар.

«Кар яву сәбәпле, Чернышевский урамындагы «Пятерочка» кибете каршында машиналар юлы тарайган. Янәшәдә генә балалар бакчасы, иртән ата-аналар балаларын бакчага алып киләләр, юл кырыенда калдырылган автомобильләр аркасында бер рәт буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин, шул сәбәпле, бөкеләр хасил була. Моннан тыш, зур кар көрте аркасында Чернышевский урамы, 169 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан чыкканда берни дә күренми. Ял көннәрендә карны җыеп алырлар дип уйлаган идем, әмма бу эш эшләнмәде. Шәһәр башкарма комитетының моңа игътибар итүен сорыйм», – дип яза Илназ.

Без аның белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренә караганда, газетаны басуга тапшырган вакытта бу участокта кар әле чистартылмаган.

Техника бар – эшче куллар җитми

Кар чистарту өчен ресурслар җитмидер дип фаразлаган чистайлылар да бар.

«Ни өчен юлларны асфальтка кадәр чистартмыйлар? Шәһәрнең барлык юлларында да калын боз, коточкыч чокырлар барлыкка килгән. Юллар тарайды. Төнлә кар чистарту өчен ике подрядчы җитмиме икән? Алар физик яктан кар чистартып өлгерә алмыйлармы икән?» – дип яза «Халык контроле» системасында башка шәһәрле Илназ.

Урамнарны кардан чистарту буенча үз фикерен башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов җиткерде.

– Кар чистарту сыйфаты мактанырлык түгел. Әмма моңа берничә фактор йогынты ясый. Подрядчы оешманың техникасы җитәрлек, әмма эшче көчләр җитми. Әгәр алар килешү нигезендә механизаторларны да җәлеп итә алсалар, эшне берничә сменада оештырырга булыр иде. Ни кызганыч, подрядчы оешма эшендә мондый җитешсезлекләр бар, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы. Ул шулай ук юллардагы иминлеккә дә басым ясады. – Юлга чыкканда машина йөртүчеләр һава шартларын һәм

кышкы юлларда килеп чыгарга мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алырга тиешләр. Шуңа бәйле рәвештә хәрәкәт тизлеген әлеге факторларны исәпкә алып сайларга кирәк, – дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе.

Хәлгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков та ачыклык кертте.

– Кар чистартуда 10 арендаланган һәм подрядчы оешманың егермегә якын үз техникасы җәлеп ителгән. Автомобильләрнең хәрәкәтен катлауландырмас өчен, машина күп йөри торган участокларда кар чыгару, нигездә, төнлә башкарыла. Урамнарны кардан чистартканда аларның өстенлеге исәпкә алына. Беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль объектлар урнашкан, автобус маршрутлары үткән урамнар чистартыла. Аларны чистартырга коммуналь хезмәткәрләр иртәнге 4тә чыгалар. Көн дәвамында тротуарларны, юлларны чистарту буенча грейдерлар, тракторлар эшли, – дип хәбәр итте Фәрход Муродович.

Бер төн эчендә 800 кубометрдан артык кар чыгарылган

Карлы-буранлы көннәр коммуналь хезмәткәрләргә әлегә тынычланырга ирек бирмиләр. Юлларны чистартканнан соң юл кырыенда җыелган карны чыгара гына башладылар, яңадан кар тутырды. Әле кичә генә чиста булган урамнар янә кар көртләренә күмелгән. Кабат социаль челтәрләрдә шәһәрлеләрдән кар баскан урамнар һәм ишегаллары, тар юллар турында хәбәрләре килде.

– Кар күбрәк яуган саен, коммуналь хезмәткәрләрнең эшләре авырлаша. Явым-төшем аз булганда, алар карны җыеп алырга өлгерәләр, ә кар яву озакка сузылгач, хәл мөшкелләнә. Юлларда чокырлар, баткаклыклар, ә юл кырыйларында машина йөртүчеләргә комачаулаучы кар көртләре барлыкка килә. Тракторлар, төягечләр шәһәр буенча эшлиләр, юлларны чистарталар кебек, әмма хәл яхшырмый, – дип билгеләп үтә 36 ел машина йөртү стажы булган Сергей Михайлов.

– Көчле кар яву сәбәпле, юлларда, әлбәттә, авырлыклар булды. Автобус йөртүчеләр дә тукталышларга килеп туктау авыр булуына зарланалар, әмма без юл хезмәткәрләрен аңлыйбыз. Аларның көндез дә, төнлә дә ничек эшләүләрен күрәбез, шуңа күрә безнең аларга карата дәгъваларыбыз юк. Соңгы атнада аеруча күп яуган карны кыска вакыт эчендә җыеп алып булмый, бераз көтәргә кирәк һәм коммуналь хезмәткәрләр барлык юлларны чистартачаклар дип уйлыйм, – дип уртаклашты шәһәрдә пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы компания җитәкчесе Сергей Королев.

– Социаль челтәрләрдә һәм «Халык контроле» системасында халыкның шикаятьләре ничек эшкәртелә? – дип кызыксындык башкарма комитет җитәкчесеннән.

– «Халык контроле» системасына көн саен 5-10 шикаять килә. Моңа өстәп социаль челтәрләрдән дә дәгъвалар керә, кайберәүләр үз мөрәҗәгатьләрен минем шәхси аккаунтыма җибәрәләр. Алар барысы да тикшерелә һәм үтәүчеләргә җибәрелә. Аларны эшкәрткәндә конкрет хәл бәяләнә, үтәү чираты билгеләнә, – дип сөйләде Эдуард Рөстәм улы.

Фәрход Садиков коммуналь хезмәтләрнең эшенә йомгак ясады.

– 2022 елның беренче ун көнендә шәһәрдән 1500 мең кубометрдан артык кар чыгарылды. Узган төндә (редакциядән: 19 гыйнварга мәгълүматлар) коммуналь хезмәткәрләр КазАЗ машиналарында 78 рейс ясадылар һәм 858 кубометр кар чыгардылар, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Әлегә кар белән көрәшү дәвам итә. Кемнең җиңәчәген вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев