Кар яву сәбәпле, трассаларда чикләүләр кертелде
Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстанда кайбер трассаларда автобуслар һәм йөк машиналары өчен чикләүләр кертелде
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Р-239 трассасында Чистайдан Әлмәткә кадәр, шулай ук Алексеевск – Әлмәт трассасының Әлмәт районында уза торган өлешендә чикләүләр кертелгән.
Республика халкын торак пунктлардан чыкмаска, шулай ук шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга чакырдылар.
Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев