Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кар галәмәтләре: кыш үзенең әлегә чын хуҗа булуын күрсәтә

Юлларны кардан чистарту техникасы тәүлек әйләнәсе эшли, әмма явым-төшем нәтиҗәләрен әлегә тулысынча бетерә алмый

Календарьда әле февраль башы гына булса да, кыш явым-төшемнәр күләме буенча соңгы еллардагы барлык рекордларны куйды. Коммуналь хезмәтләр шәһәрне кардан чистартырга өлгермиләр. Халык аларның эшеннән зарлана.

«Юллар начар чистартыла!», «Ни өчен карны кешеләргә эшкә барырга кирәк булганда чистарталар?», «Безнең ишегалдыннан чыгып булмый!» — еш кына чис­тайлылардан шундый сүзләр ишетергә туры килә.

Чистай урамнарын кардан чистарту буенча эшнең ничек оештырылуы һәм ни өчен теләгән нәтиҗәгә һәрвакытта да ирешү мөмкин булмавы турында автогрейдерчы Александр Тарасов сөйли. Коммуналь хуҗалык өлкәсендә ул 10 ел эшли инде, ә аның автогрейдерда гомуми эш стажы 15 ел тәшкил итә.

— Узган ел белән чагыштырганда, быелгы кышта кар бик күп яуды. Узган ел без аны чыгарырга өлгерә идек, ә быел ул бар җирне тутыра. Без шулкадәр күп эшлибез, хәтта өйгә дә кайтып кергән юк, — дип безнең белән уртаклаша Александр.

— Сезнең эш графигыгыз нинди? — дип аңардан кызыксынам.

— Ике сменада: көндез дә, төнлә дә (көндез эшләсәм, төнлә ял итәм) эшлибез. Ләкин кар күп яуганда, без ялсыз диярлек эшлибез. Сменадан соң 2-3 сәгать ял итәбез дә, кабат юлларны чистартырга керешәбез. Бөтен көчебезне куеп эшлибез. Кайвакыт барысын да бер көн эчендә эшләргә өлгерү өчен, базага барып тормыйча, техниканы йорт каршында да калдырган очраклар бар.

— Беренче чиратта нинди урамнарны чистартасыз?

— Беренче чиратта без төп урамнарны, ә аннары калганнарын чистартабыз. Чөнки башта автобуслар, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары өчен хәрәкәтне ачарга кирәк, ә аннары инде икенчел әһәмияттәге юлларга тотынабыз. Аннары заявкаларны карыйбыз. Урамнар буенча ничә заявка булса, шулкадәр чистартабыз. Көненә 15-20 урамны (хәтта күбрәк тә) әйләнеп чыгам. Барлык заявкаларны да үтәп өлгерергә кирәк.

— Сезнең эшегез ничек тә булса контрольдә тотыламы?

— Бөтен техниканы Глонасс системасы буенча күзәтәләр, ягъни без эшләмичә генә урамны чистарттык дип әйтә алмыйбыз. Безне һәрвакыт күзәтәләр, техника теге яки бу урында булганмы-юкмы икәнен тикшерәләр.

— Нинди авырлыклар белән очрашасыз?

— Авырлыклар, әлбәттә, бар. Шәхси йортларда яшәүчеләр үз участокларыннан карны юлга чыгаралар. Безнең аны төяп алып китүебезне телиләр. Ләкин безгә күршедән күршегә кар ташу урынына, юлны чис­тартырга кирәк. Эшебезнең үзенчәлекләрен аңламыйча, кешеләр безгә ачуланалар. Без үз эшебезне намус белән башкарабыз, ә җавап итеп еш кына мыскыллау сүзләре ишетәбез.

Җиңел машиналар белән дә проблемалар бар. Әйтик, техника бүлеп бирелгән участокта кар чистарта. Машина йөртүчеләр ерактан махсус яктылык сигналлары һәм «аварийка»лар күрәләр. Шул урынны урап узу урынына (миңа калса, берничә тыкрыкны урап узу авыр түгел), алар техникага якын киләләр һәм үзләрен үткәрүләрен көтәләр. Бу юлларны кардан чис­тарту процессын тоткарлый. Әлбәттә, аңлаучы кешеләр дә бар, алар урап узалар, ләкин андыйлар, ни кызганыч, аз. Машина йөртүчеләр машиналарын юл буена тезеп куеп, тагын бер проблема тудыралар, шуның нәтиҗәсендә без үтеп китә алмыйбыз. Үзләре ваемсызлык күрсәтәләр һәм өстәвенә: «Ни өчен чистартмадыгыз?» — дип зарланалар да әле. Ә машиналар комачаулап торганда, ничек чис­тартырга?

— Җаваплы хезмәтләр халыкны кайчан һәм кайсы урамнарда кар чыгару буенча эшләр планлаштырылуы турында кисәтәләрме?

— Әйе, кисәтәләр, әмма алар моны аңламыйлармы, әллә аңларга теләмиләрме. Трактор килгәнен күрсәләр дә, алар машиналарын алып китмәячәкләр. «Ничек телиләр, шулай чистартсыннар», — дип уйлыйлар. Әмма болай эшләп булмый. Миңа калса, чистайлылар аңлап карасалар һәм сабыррак булсалар, юлларны кардан чистарту техникасына комачауламасалар, без үз эшебезне нәтиҗәлерәк башкарыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев