Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Капиталь ремонттан соң поликлиника ачылды

Чистай районы башлыгы капиталь ремонттан соң күптән түгел ачылган «Елгачылар» поликлиникасында булды.

 

Чистай үзәк район поликлиника сының баш табибы Рәис Мостафин барлык кабинетларны карап чыкты, медицина хезмәткәрләре һәм поликлиника пациентлары белән аралашты.

– Бүген без капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачкан поликлиникада булдык. Бу медучреждение бик кирәкле, ул ике районга: Елгачылар поселогы һәм Мебель фабрикасы микрорайоннарына хезмәт күрсәтә. Барысы да яхшы, матур, җылы, заманча уңайлы, иркен итеп ясалган. Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт, чөнки медицинага да, башка тармаклардагы кебек үк, саллы гына акчалар тотыла. Безнең максатыбыз бер – барысын да кешеләр хакына эшләтү, – диде Дмитрий Иванов.

Поликлиникада капиталь ремонт «2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәкара программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Ремонт июльдә башланды һәм декабрь айларында эшләр төгәлләнде дә инде.

– Әлеге ике микрорайонда 7 меңгә якын халык, 2,5 мең бала яши. Алар барысы да бу вакыйганы бик көтеп алдылар, чөнки ремонт вакытында участок табиблары халыкны Галактионов урамындагы поликлиникада, педиатрлар балалар поликлиникасында кабул иттеләр. Ә хәзер алар беренче медицина ярдәмен өйләреннән китмичә генә заманча уңайлы шартларда каршы алачаклар, – дип билгеләп үтте Рәис Мостафин.

Поликлиникада гомум прак ти ка участок табиблары һәм педи атр лар кабул итәләр. Медучреждениедә пациентлар һәм аның хезмәткәрләре өчен дә барлык шартлар тудырылган. Табиблар кабинетлары, прививка ясау, процедура кабинетлары тагын да иркенрәк, яктырак, барысы да заманча җиһазланган. Керү төркемнәре тулысынча яңартылган, халыкның аз хәрәкәтләнүчән төркемен кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев