Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Капиталь ремонт күп фатирлы йортта яшәүчеләрне сөендергән

Быел Чистай районында гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган сигез күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән, аларда 400дән артык кеше яши.

Капиталь ремонтланган җиде йорт — шәһәрдә, бер йорт авыл җирлегендә урнашкан.

Яңартылган йортларның берсе — Тукай урамы, 86 адресы буенча урнашкан. Объектта эшләр күптән түгел генә тәмамланган һәм хәзер йорт тулысынча файдалануга әзер. «Жилремсервис» ширкәте директоры Дамир Гайнетдинов сүзләренә караганда, йортта проблемалар күп булган. Хәзер алар бетерелгән.

— Капиталь ремонтка кадәр түбә белән проблемалар булды, су үтеп керә иде. Ул яссы булганлыктан, вакыт-вакыт фатирларны су баса иде. Шулай ук канализация системасының канәгатьләнерлек эшләмәвенә һәм электр челтәрләренең тузганлыгына да шикаятьләр булды, — дип аңлатты Дамир Гайнетдинов.

Йортта ике яклы түбә урнаштыру, фасад һәм балконнарны металл сайдинг белән тышлау, нигезе тирәли каты өслекне төзекләндерү буенча эшләр башкарылган, электр белән тәэмин итү, су чыгару һәм су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылган. Шулай ук подвал һәм газ челтәрләре ремонтланган.

— Йортта капиталь ремонт үткәрү белән беррәттән, ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр алып барылды. Аның барышында асфальт өслек алыштырылды, тротуарлар ясалды, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылды һәм кечкенә балалар мәйданчыгы җиһазландырылды. Шулай ук ишегалдында яктырту җайланмалары алыштырылды, — дип билгеләп үтте «Жилремсервис» җитәкчесе.
Чистай районара торак инспекциясе хезмәткәрләре капиталь ремонт дәвамында объектка даими барганнар. Белгечләр подрядчы оешмаларның эшне башкару сыйфатын һәм срокларын үтәвен тикшергәннәр.

— Барлык эшләр сыйфатлы башкарылган, әмма 5 ел дәвамында ниндидер җитешсезлекләр килеп чыкса, алар подрядчы оешма тарафыннан бетереләчәк, — дип билгеләп үтте Чистай районара торак инспекциясе башлыгы Ирина Иванова.

Иң мөһиме, йортта яшәү­челәр капиталь ремонттан канәгать калганнар. Алар үз тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

— Мин ремонттан канәгать! Йортның фасады ошады, тиз арада торбаларны алыштырдылар. Өй каршындагы мәйданчык та мине сөендерде, хәзер ул вакыт үткәрү урынына әвереләчәк. Моның өчен бик зур рәхмәт! — диде йортта яшәүче хатын-кыз.

Тиздән подъездларга косметик ремонт ясалачак. Диварлар штукатурланачак һәм буялачак, шулай ук почта тартмалары да алыштырылачак.

Белешмә өчен

Капиталь ремонт программасы буенча 2023 елда барлыгы 112 млн. сум үзләштерелгән, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча 105 млн. сумга якын.
Йортларны капиталь ремонтлау барышында төп проблема булып милекчеләрнең инженерлык челтәрләрен алыштыру буенча эшләр башкару өчен эшчеләрне фатирларына кермәү кала, нәтиҗәдә, әлеге милекчеләрнең күршеләре зыян күрә һәм эшләр башкару вакыты озаккарак сузыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев