Капиталь ремонт, кадрлар мәсьәләсе, демография турында фикер алыштылар
Сәламәтлек саклау оешмаларының узган елгы эшенә йомгак ясалды.
Медицина советының хисап утырышын Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәис Мостафин ачты. Чарада шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгының идарә башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.
– Узган ел безне ныклыкка сынады. Коронавирус инфекциясе көчәюенең дүрт дулкыны узган елда гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән планнарга һәм бурычларга үз төзәтмәләрен кертте, – диде Рәис Роберт улы.
«Коронавируска каршы күмәк иммунитет формалашты»
Вакцинация, төгәлрәк әйтсәк, короновирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча нәтиҗәле чаралар турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта Чистай районында вакцина ясалырга тиешле халыкның 88 процентына ул ясалган. 2022 елның гыйнварында 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны вакцинацияләү кампаниясе башланды. Баш табиб, ковидка каршы чаралар йомшаруга карамастан, эш дәвам итә, дип ассызыклады. Шулай ук гриппка каршы вакцинация буенча да көчәйтелгән эш башкарылган. Чистай районында, республиканың күрше районнарыннан аермалы буларак, грипп белән бер генә авыручы да теркәлмәгән.
«Төп күрсәткеч – демография»
Баш табиб узган елда туучылар саны сизелерлек кимеде, дип ассызыклады.
– 2021 елда Чистай районында 643 сабый дөньяга килгән, бу 2020 елга караганда 9 балага кимрәк, – дип статистиканы яңгыратты Рәис Мостафин.
Чистай бала тудыру йортында барлыгы 897 бала дөньяга килгән. Читтән килеп бала табучылар саны арта: соңгы биш елда ул 41 проценттан 56га кадәр арткан.
Чистай районында 2021 елда гомуми үлем күрсәткече 1000 кешегә 18,9 тәшкил иткән.
– Абсолют саннарда без 2020 ел дәрәҗәсендә (1404 кеше) тукталдык. Республиканың муниципаль районнары арасында үлүчеләр саны буенча рейтингта без 20нче урында торабыз. Исегезгә төшерәм, 2020 елда без – 19нчы, 2019 елда – 39нчы урында идек.
Гомуми күрсәткечтә COVID-19дан үлү очракларына зур өлеш бирелә, ул 262,4 (195 кеше) тәшкил итә. Шулай да кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны беренче урында кала.
Яман шештән үлүчеләр саны 100 мең кешегә 130,5 күрсәткеченә кадәр кимегән, 2020 елда ул – 166, ә 2019 елда 194,4 булган. Республика буенча бу күрсәткеч 100 мең кешегә 175,6 тәшкил итә.
– Соңгы өч елда Чистай районында эшкә яраклы халыкның яман шештән үлү күрсәткече кими.
Капиталь ремонт программалары тормышка ашырыла
2021 елда Карл Маркс урамы, 59/3 адресы буенча поликлиниканың бер катлы бинадагы туберкулез бүлегендә ремонт-үзгәртеп кору эшләре тәмамланган. Шулай ук капиталь ремонт Елгачылар поселогындагы ике катлы поликлиника бинасын яңартырга мөмкинлек биргән. Агымдагы елда үзәк район дәваханәсе стационарына капиталь ремонт ясау һәм Вишневский урамы, 1 адресы буенча кабул итү-диагностика бүлегенең бер катлы бинасын төзү планлаштырыла.
Ашыгыч рәвештә 16 табиб кирәк
Рәис Мостафин шулай ук кадрлар белән тәэмин итү кебек өстенлекле һәм көнүзәк мәсьәләгә тукталды. Агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Чистай үзәк район дәваханәсендә 1365 хезмәткәр эшли. Дәваханә буенча тулаем комплектлашу 74,85 процент тәшкил итә, шул исәптән табиблар белән – 44,3 процент. Исегезгә төшерәбез, 6 ел элек табиблар белән тәэмин ителеш – 42, 2019 елда 51,6 процент тәшкил иткән иде. Табибларның уртача яше – 50 яшь, ә 2015 елда 54 яшь иде.
Кайбер хезмәткәрләр килеп туган авыр эпидемиологик хәлгә түзә алмаганнар. 2021 елда эштән азат ителгән хезмәткәрләр саны 195 кеше тәшкил иткән, шуларның 31е – табиб.
– Хисап чорында 26 табиб эшкә урнашты, шуларның 6сы – яшь белгеч, шул исәптән максатчан юнәлеш буенча белем алучы 1 ординатор – табиб-хирург. 2022 елда максатчан юнәлеш буенча белем алучы 5 белгеч кайту хисабына кадрларга кытлыкны өлешчә киметү планлаштырыла.
Бүгенге көндә районга ашыгыч рәвештә 16 табиб белгечлеге таләп ителә. 2018 елда – 22 табиб белгечлеге, ә 2016 елда 46 кирәк булган.
Утырыш күңелле нотада тәмамланды. Бүләкләү тантанасында медицина хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм истәлекле медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев