Каникуллар алдыннан: Чистай укучыларына юл иминлеге кагыйдәләрен искә төшерделәр
Уеннар, статистика һәм мөһим кагыйдәләр
5нче номерлы мәктәптә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай кисәтү бүлеге начальнигы Светлана Рясова белән очрашу булды. Әлеге чара «Мөһим эшләр турында сөйләшүләр» дәрестән тыш дәресләр циклы кысаларында узды. Ул юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларның иминлегенә багышланды.
Светлана Вячеславовна өлкән сыйныф укучыларына балалар катнашы белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының актуаль статистикасын тәкъдим итте.
Аның белән бергә укучылар шәһәр юлларында иминлек кагыйдәләрен кабатладылар. Аерым игътибарны велосипедларга, индивидуаль мобиль чараларга һәм механик транспорт чараларына – язгы чорда аеруча популяр булган транспорт чараларына юнәлттеләр.
Укучылар өчен интерактив формада булган очрашу узды. Аларга «Юл кагыйдәләре турында хөрмәт белән сөйлибез» интелектуаль уен-ярышны тәкъдим иттеләр. Укучылар җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне кабатладылар. Юл билгеләрен һәм аларның билгеләнешләрен искә төшерделәр, шулай ук катлаулы юл шарталарында ничек итеп дөрес хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында сөйләштеләр.
Әлеге чараларның мөһимлегенә аңлатма биреп, Светлана Рясова бу очрашуларның кагыйдәләрне искә төшерү генә түгел, ә ышанычлы шартларда балаларга иң мөһим нәрсәне – юлларның ялгышларны кичермәвен аңлату икәнен ассызыклады. Язын, көннәр җылынгач, аеруча каникул көннәрендә балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр, димәк, куркынычлылык та арта дигән сүз. Шуңа күрә дә безнең очрашуларны, рейдларны каникул алдыннан һәм каникул барышында да актив рәвештә үткәрәбез.
Ул шулай ук әти-әниләргә һәм балаларга игътибарны тагын да арттыруларын сорап мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле әти-әниләр, исегездә тотыгыз: сез бала өчен төп үрнәк. Юлларда үз-үзегезне тотышыгыз белән сез аларның гадәтләрен формалаштырасыз. Балаларыгызга ничек итеп юл аркылаы чыгарга, ни өчен юлга туктаган транспорт алдыннан йөгереп чыгарга ярамаганны аңлатыгыз, яктылык чагылдыручы элементларны кулланыгыз. Ә балаларга шуны әйтәсем килә: каникуллар алар – шатлыклы вакыт, әмма кагыйдәләр турында оныту вакыты түгел. Игътибарлы, тәртипле булыгыз, сезнең иминлегегез үзегезнең кулларда икәнлеген онытмагыз.
Исегезгә төшерәбез, 23 марттан 5 апрельга кадәр «Язгы каникуллар» күләмле профилактик акция узачак. Әлеге кампания кысаларында рейдлар, әңгәмәләр, викториналар һәм ата-аналар җыелышларында чыгышлар планлаштырыла. Төп максат – балаларга һәм өлкәннәргә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерү һәм мәктәп каникулларын имин итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев