Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камилла Биляшева: «Студент булу җиңел түгел»

Ачык күңелле, актив һәм аралашучан Камилланы без сәхнә артында очраттык.

Студент билетын ул, безнең башка әңгәмәдәшләребез кебек үк, берничә ай элек алган. Мөлаем кыз Г. Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында җир төзелеше төркемендә укый. Җиңел булмаган әлеге юнәлешне киләчәктә бу өлкәдә эшләү өчен сайлаган.

– Бу приборларның барысы да, үлчәү техникасы минем өчен бик кызыклы. Минем танышларым арасында профессиональ геодезист бар, ул эш практикасыннан бик күп файдалы нәрсәләр сөйли. Мондый вакытларда дөрес уку йортын һәм белгечлекне сайлаганыма тагын да инанам. Безнең төркемдә кызлар аз, ләкин бу миңа комачауламый, – дип сөйли Камилла.

Шулай да, студент булу җиңел түгел, ди кыз. Яңа коллектив, яңа хисләр, яңа йөкләнеш…

– Үземне уңайсыз хис иткән мизгелләр дә булды. Шәһәребезнең барлык беренче курс студентлары өчен махсус оештырылган чаралар бик булышты. Хәзер без педагоглар, егетләр һәм кызлар белән дә таныш. Укуга да әкренләп кереп китәбез. Тиздән сессия, әзерләнергә кирәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев