Чистайдан Камилә Киселева гер спорты буенча бөтенроссия ярышлары финалына чыкты
Бөтенроссия укучылар спартакиадасы Сочида узачак
Самарада гер спорты буенча бөтенроссия ярышлары узды, алар XIII җәйге спартакиаданың сайлап алу этабы булды. Турнирда илнең 28 төбәгеннән 15-17 яшьлек 130 егет һәм кыз катнашты.
Әлеге абруйлы стартларда Чистайны лаеклы рәвештә «Татнефть Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Камилә Киселева тәкъдим итте. Кыз гер спорты белән тренер-укытучы Альберт Гыйниатуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Камилә ярымфиналга гына түгел, ә үз категориясендә 10 иң көчле спортчы арасына да керде. Хәзер ул Сочида узачак укучылар спартакиадасының финал этабында ярышачак.
Камиләне һәм аның тренерын менә дигән нәтиҗә белән котлыйбыз! Уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
«Татнефть Олимп» спорт мәктәбе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев