Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә авыр хәлдә калган гаиләләр өчен проект гамәлгә ашырыла

Билгеле булганча, күп кешегә авырлыкларны җиңү өчен иң кые­ны беренче адымны ясау. Әмма үз максатыңа ирешү, башланганны ахырына кадәр җиткерү тагын да авыррак. Еш кына кешеләр төрле сәбәпләр аркасында теге яки бу проб­леманы хәл итә алмыйлар.

«Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә кеше төшенкелеккә бирелмәсә, теләсә нинди эш уңыш белән тәмамлана дип саныйлар. Нәкъ менә шуңа күрә дә биредә «Адым артыннан адым» дигән социаль проект­ны тормышка ашыра башладылар.
— Әлеге социаль проект берьюлы берничә мөһим мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк: беренчедән, гаилә татулыгы булдыру, икенчедән, походта катнашучыларны скаутинг күнекмәләренә өйрәтү, өченчедән, Чистай районы һәм Казан шәһәре җирлеген өйрәнү мөмкинлеге бирә, — дип сөйләде «Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе Радик Вафин.
«Адым арты адым» — бу тормышта авыр хәлдә калган һәм гаилә башлыклары махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрне, Татарстан Республикасы территориясендә 450 ләп кешене походка һәм салда йөзүләргә өйрәтү юлы белән оештырылган туристик ял өчен ачык мөмкинлек тә. Походларның кураторы булып Данис Баһаветдинов чыгыш ясый.
— Походның һәм салда йөзүнең һәр программасы тирән мәгънә, белем бирү һәм мәдәни бүлекләр белән тулыланган, шулай ук катлаулыгы һәм яшь категориясе буенча берничә дәрәҗәгә бүленгән. Беренче дәрәҗә 6-8 сәгать эчендә 2 дән 5 километрга кадәр сузылган җәяүлеләр походын, икенчесе 9 километргә хәтле юлны, өченчесе төн кунуны һәм бергәләшеп салда йөзүләрне үз эченә ала, — дип ачыклык кертә Радик Газинур улы.
Шулай ук яңа уку елы башланыр алдыннан Булдырь авылында гомуми гаилә слеты уза, биредә һәркем вакытын күңелле итеп үткәрә, шулай ук иҗади мастер-классларда һәм башка төрле чараларда катнаша ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектны тормышка ашыру агымдагы елның 1 июнендә «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» социаль башлангычларын яклау конкурсы ярдәмендә башланды.
— Бүгенге көнгә без берничә походта булдык. Хәзер исә төрле җиһазлар һәм өстәмә инвентарь (спорт катамараннары, палаткалар, йокы капчыклары, учак ягу җиһазлары, генераторлар) сатып алырга планлаштырабыз. Алар безнең программаларда грант акчалары ярдәмендә кулланылачак, — дип сөйләде «Камалия» җитәкчесе.
— Әлеге проект эшнең нинди методларын үз эченә ала?
— Программа проект партнеры булган Владимир Дергуновның үзенчәлекле методик әсбапларын үз эченә ала. Биредә һәр максатчан аудиториянең үз темасы. Мәсәлән, балалар һәм үсмерләр өчен ясалган «Дорога созидателей», сыйныф коллективлвры өчен «Классное содружество», шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Содружество поколений» методикалары бар.
— Походлар үткәрү өчен мөһим булган барлык җиһазлар белән бергә без альпинистлар өчен кирәк булган әйберләр дә сатып алачакбыз, алар команданы һәм рухи бердәмлекне формалаштырырга ярдәм итә. Походта катнашучылар барысы да максатларының бер — «А»дан «Б»га кадәр барып җитәргә икәнен аңлыйлар, ә уртак максат, белгәнебезчә, кешеләрне берләштереп кенә калмый, ә синең белән теге яки бу вәзгыятьтә булучыларга бер-береңә ярдәм итәргә дә өйрәтә, — дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем.
Еш кына кешеләр янәшәләрендә ярдәм кулы сузучы чын дуслар булмаганга төрле тормыш авырлыклары корбаннары булалар. Шуңа күрә дә күп кешеләр үзләрен ялгыз хис итәләр һәм авырлык­лар алдында югалып калалар.
— Теләсә кайсы поход, салда йөзү яисә каядыр бару — һәрвакытта үзенә күрә сынау яисә маҗара. Бу вакытта кешеләр бер-берсенә якынаялар, «үзеңнекен башкаларныкыннан өстен куймаска» дигән команда рухы барлыкка килә, катнашучылар кыюлыкка, үҗәтлеккә һәм максатчанлыкка өйрәнәләр. Моңардан тыш, безнең тарафтан кулланылучы инструментлар, нәкъ менә походлар һәм салда йөзүләр үсмерләрне кирәкмәгән нәрсәләрдән тыелырга, файдалы нәрсәләргә генә омтылырга өйрәтә, — дип сүзен йомгаклады Радик Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев