Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Камада тиздән боз китәчәк

Сак булыгыз!

Кама өстендә боз юк диярлек һәм тиздән елга боз әсирлегеннән тулысынча азат ителер, мөгаен. Күпсанлы ерганаклар, боз өстендә ярыклар күзгә күренеп тора. Боз кузгала башлауның якынча датасы әлегә билгеле түгел, әмма үзен озак көттермәс.

– Кама сусаклагычлар белән көйләнгән һәм боз кузгалу турыдан-туры су дәрәҗәсенә бәйле. Һава торышы да үз ролен уйный. Җылы көннәр тору сәбәпле, бозның өске катламы бик тиз эри, – дип аңлата Кече күләмле судноларның дәүләт инспекциясе үзәгенең дәүләт инспекторы Михаил Марфин.

Игътибар! Коткаручылар балыкчыларны кышкы сезонны ябарга өнди, чөнки Камада боз ышанычлы түгел. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев