Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кама» яр буенда 30 яшь агач утырттылар

Татарстанда «Урманны сак¬лыйк» дип исемләнгән күләмле Бөтенроссия акциясе узды. Табигатьне саклау кампаниясе кысаларында 2 миллионга якын агач утыртылды

Безнең шәһәрдә акцияне «Кама» яр буенда үткәрделәр. Анда 30 пирамидаль тирәк утыртылды.

Яшь агачларны утыртуда шәһәргә эш сәфәре белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук шәһәр һәм районның башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре катнашты. Аларга яр буенда йөрүче туристлар – Марий Эл республикасыннан килгән гаилә дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең оештыручылары – РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгының Федераль агентлыгы, «Бакча хәтере» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Экосистема» Бөтенроссия экология хәрәкәте. Аның максаты – 70 миллион агач утырту. Әлеге акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча тормышка ашырылучы «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев