Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле якташларым, сезне Ватанны саклаучы көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм Россия халкының данын, Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген яклаучы сугышчыларның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә.

Меңнәрчә еллык тарихы булган илебез, аның даны һәм җиңүләре нигезендә һәрвакыт ватанпәрвәрлек һәм халыклар бердәмлеге, Ватанга тугры уллары һәм кызларының батырлыгы булды. Без күп буын саклаучыларыбыз белән горурланабыз, алар ата-бабаларыбызның васыяте буенча «Ватанны батырлык белән данлады».

Без Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында нацизмны тар-мар иткәннәре өчен баш иябез.

Күп еллар үткәч, нацизм кабат баш күтәрер дип күз алдына да китерә алмадык. Хәзер якташларыбыз махсус хәрби операция барышында Ватан, аның киләчәге, Икенче дөнья сугышы сабакларын беркем дә онытмасын өчен көрәшә. Без алар белән горурланабыз, чиксез хөрмәт итәбез һәм ярдәм күрсәтәбез, тизрәк өйләренә кайтуларын көтәбез.

Ил сакчыларына Ватан хакына хезмәттә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев