Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадерле Чистай районында яшәүчеләр! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котларга чиксез шатмын!

Яңа ел алды көннәре – үзенчәлекле вакыт.

Узып баручы елның соңгы минутларында без, гадәттәгечә, йомгак ясыйбыз, ул безгә бүләк иткән матур һәм күңелле мизгелләрне, безне яхшы якка үзгәрткән вакыйгаларны һәм гамәлләрне искә төшерәбез. Кемдер, бәлки,  быел өй туе билгеләп үткәндер, кемдер студент булгандыр яки диплом алгандыр, хыялындагы эшкә урнашкандыр, кемдер гаилә коргандыр, тугры дус тапкандыр, кемнеңдер сабые дөньяга аваз салгандыр...
Узып баручы елны рәхмәтләр әйтеп озату өчен һәрвакыт сәбәп табыла. Узып баручы ел безгә замана авырлыклары алдында бердәм булу никадәр мөһим булуын тагын бер кат ассызыклады. Алга таба акрынлап хәрәкәт итү өчен ул безгә кирәкле нәтиҗәләр ясарга, яңа мөмкинлекләр ачарга һәм үзебезне күрсәтергә ярдәм итсен иде.
Татарстанда яшәүче һәр кеше яхшы якка үзгәрешләрне тойсын өчен безнең әле эшлисе эшләребез, гамәлгә ашыру өчен күптөрле кызыклы һәм мөһим проектларыбыз бар.
Безне эчтәлекле һәм гаять мөһим ел көтә, ул алга таба үсү өчен якын арада өстенлекләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Иманым камил, безнең һәрберебез яхшылыкка омтылса һәм киләчәккә өмет белән караса, күп нәрсәне эшләргә мөмкин. Һәрберебезнең кыю планнарны тормышка ашыру өчен көч-куәте булсын, ә максатка омтылыш хыялларыбызга тормышка ашарга ярдәм итсен.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, татулык һәм тынычлык, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәб­бәтен, сезнең гаиләгезгә бәхет һәм иминлек, барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!

 

Шамил Яһудин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев