Кадерле Чистай районында яшәүчеләр!
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтпром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин котлый.
Сезне ихлас күңелемнән күптән көтелгән һәм әкияти бәйрәм белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәмдә һәрвакыт тылсымлы нәрсәләргә урын күп. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!
Менә 2019 ел узып бара. Әмма безнең белән ул китергән казанышлар һәм җиңүләр кала бирә. Безнең һәрберебез өчен ул төрлечә булды: кем өчендер шатлыклы-куанычлы, уңышлы, җиңел, ә кемнәргәдер авырлыклар һәм уңышсызлыклар, күңелсезлекләр китерде. Ул безнең тормышыбызда күпсанлы истәлекле вакыйгалардан һәм көндәлек тормыш проблемаларыннан үрелеп барды. 2020 елга юл биреп, менә инде ул төгәлләнеп килә. Яңа ел – безне берләштерүче, яхшы кәеф тудыручы, якты өметләр белән рухландыручы бәйрәм ул. Сезнең өчен ул яңа өмет-ышанычлар елы булсын, онытылмас вакыйгалары белән сөендерсен, сезнең планнарыгызны һәм башлангычларыгызны тормышка ашырсын! Сезнең өйләрегездә һәрвакыт балалар тавышы ишетелеп торсын, шатлык сөенечләр, иминлек яшәсен! Теләсә нинди һава торышында сезне якыннарыгызның мәхәббәте һәм яклавы сакласын. Бер-берегезгә бәхет, уңышлар, сәламәтлек телик! Яңа ел белән, чистайлылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев