Изге Пасха бәйрәме белән!
Чистай районы халкын, православие динендәге христианнарны Христосның яңадан терелеп торуы бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Бу көн һәр кешенең изге гамәлләр кылу өчен туганлыгы символы булып тора. Бәйрәм рухи яңарыш алып килә, әхлакый кыйммәтләр: сабырлык, мәрхәмәтлелек һәм кичерә белү, ватанпәрвәрлек һәм якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияли. Нәкъ менә шушы игелек идеаллары Россияне көчле һәм нык итә. Бу гореф-гадәтләрнең саклануы, яшь буынга күчә баруы мөһим.
Олы көн бәйрәме сезне игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа казанышларга көч бирсен! Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет алып килсен, ә гаиләләрдә тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев