Изге йортка сәфәр
Миңа быел хаҗ кылып кайтырга насыйп булды, анда күргәннәрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел
Барча мактау галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә! Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә һәм аның әһелләренә, сәхабәләренә Аллаһының салават-шәрифләре булса иде!
Хаҗ — Ислам диненең бишенче баганасы. Иман китергән бәндә гомерендә бер тапкыр гына булса да, мөмкинлегеннән чыгып, шул Изге йортка хаҗ кылып кайтырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә әйтүе буенча, әгәр берәүнең мөмкинлеге булып та (сәламәтлеге, малы һәм башкалар) хаҗын шунда ук үтәмичә, соңрак вакытка күчерсә, ул гөнаһ кылган булып санала, чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хаҗ кылырга ашыгыгыз (фарыз булган хаҗны), чөнки чынлыкта сезнең берегез дә үзенә нәрсә комачаулаячагын белми», — дип әйткән.
Аллаһы Сүбехәнәһ Тәгалә: «Мин үземнең сөйгән колларымны, үземә чакырып, кунак итәрмен», — дигән. Аллаһының Изге йортында хаҗ кылучы кеше Раббысында кунакта булып санала.
Мин үзем күптәннән гомрә хаҗына барырга хыяллана идем, мөмкинлегем булмады. Авылдашларыбыз барып кайткач та: «И Раббым, миңа да барырга насыйп әйләсәң иде», — дия идем.
Әлһәмдүллиләһи, Раббыма бик рәхмәтле: Изге йортка барып, хаҗ сәфәре кылырга насыйп итте. Шундый мөмкинлек биргәнгә бик шатландым. Раббым, кылган хаҗларыбызны кабуллардан кылсаң, тагын изге йортка барырга насыйп әйләсәң иде.
Изге йортта күргәннәрне сөйләп тә, язып та, аңлатып та бетерерлек түгел. Мин шуны теләдем: һәрбер кешегә анда барырга насыйп булсын иде.
Без Казаннан 35 кеше гомрә хаҗы кылырга ниятләп, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкчелегендә изге сәфәргә кузгалдык. Юлларыбыз бик уңышлы, җиңел булды. Хәлим хәзрәткә зур рәхмәтләр, ул безне балалар караган кебек, һәрберебезне барлап, хәлләребезне сорашып торды. Гарәп телен яхшы белә, юл буена вәгазьләр сөйләп, һәр нәрсәне тыныч кына аңлатып барды. Бик гыйлемле, сабыр, тыныч, күркәм холыклы — Аллаһының рәхмәтендә булсын. Аңарга бөтен группабыз исеменнән рәхмәт белдерәбез. Исән-сау, гаиләсе, балалары белән тынычлыкта, тигезлектә яшәсеннәр, алга таба югары дәрәҗәләргә күтәрелергә насыйп булсын.
Казаннан Мәдинәгә килдек, өч көн анда булдык. Иң беренче «Пәйгамбәр» мәчетенә барып, 2 рәкәгать намаз укыдык. Аның матурлыгын аңлатып бетерерлек түгел, эченә 1 млн кеше сыя. Өстендә 8 тонна авырлыктагы куполлар урнаштырылган, шул куполлар үзләре ачыла, аннан соң яңадан ябыла, мәчет эчендәге һаваны алыштырып торалар.
Аллаһының илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Минем мәчеттә укылган намаз башка мәчеттә укылган мең намаздан өстенрәк, Әл-Харам мәчетеннән кала. Әл-Харам мәчетендә укылган бер намаз йөз мең намаз савабына ия».
Мәдинә шәһәрендә экскурсиядә йөрдек. Иң беренче салынган, борынгы «Куба» мәчетендә булдык. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Минем өемдә тәһарәт алып, „Куба“ мәчетенә барып, анда намаз укыган кешегә гомрә үтәгәндәге кебек савап булыр», — дигән. Барыбыз да мәчеткә кереп, намаз укып чыктык. Кабуллардан булсын.
«Ике кыйбла», «Ак мәчет» һәм башка мәчетләрдә, Өхед тауларында, Өхед җирендә вафат булган шәһитләр каберлегендә һәм дә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сахабәләре Әбү Бәкер белән Гомәр радыйаллаһү гәнһүнең каберлегендә, ягъни Рауда Шәрифтә, булдык. Бу турыда хәдистә болай диелә: «Минем манарам белән өем арасында җәннәтнең бер бакчасы урнашкан». Рауда Шәрифтә 2 рәкәгать намаз укыдык, каберлекләргә сәлам бирдек.
Мәдинәдә өч көн торгач, Рәсүлебез Мөхәммәднең (с.г.в.) пәйгамбәрлеге башланган Изге Мәккә шәһәренә киттек. Мәккә шәһәренә кергәндә шундый күпер төзелгән: күпер өстенә Коръән куелган, ул ерактан ук, бик матур булып, күренеп тора. Юл буйларында бик җайлы, намаз вакыты кергәч, тәһәрәт төзеп, намаз укырга урыннар бар. Намаз вакыты кергәч, автобуслар шундый урыннарда туктый.
Мәккәгә килеп җиткәч, кунакханәгә урнаштык та Әл-Харам мәчетенә киттек, анда намаз укыдык. Әл-Харам мәчетендәге халыкны күрсәң, ис китәрлек, 2 млн кеше сыя. Җомга көннәрендә укырга урын юк, тышкы якта да халык бик күп. Һәр намазга халык урамнардан су кебек агылып килә. Нинди генә милләт, нинди хәлдәге генә (гарипләр, аяк-кулсызлар) кешеләр юк.
Халык бик мәрхәмәтле, игътибарлы.
Кәгъбәтуллаһны тәваф кылганда халык көндез дә, төнлә дә бик күп. Беренче тапкыр тәваф кылганда иртәнге 4тә генә бетердек. Бер кеше дә беркемне дә таптамый, агым әкрен генә бара, хәл җыеп, утырып калган әбиләр дә бар иде. Тәваф кылгач, Сафә белән Мәрва таулары арасында 7 тапкыр сәгый кылдык.
Хаҗәр анабыз Сафә белән Мәрва таулары арасында су эзләп йөргәндә, Җәбраил фәрештә аның улы Исмәгыйль галәйһиссәләм янына килеп, аягы белән җиргә тибә. Шул аяк эзеннән пәйдә булган чокырдан чишмә бәреп чыга. Бу — Зәмзәм суы.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Зәмзәм ул — кешеләр чиләкләп ала торган коеның чишмәсе. Әгәр берәү шул суны эчсә, аның җанга рәхәт бирә торган тәмен тояр һәм тәне, буыннары буйлап үзенә бер көч таралганын сизәр».
Ихрамга керергә 4 тапкыр мөмкинлек булды.
Изге Мәккә шәһәрендә дә экскурсиядә булдык. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йөргән юлларыннан йөрдек, аның укыган мәчетләрендә намазлар укыдык. Нур тавындагы «Хира» мәгарәсе янында булдык. Шул мәгарәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.), аять-аять булып, Коръән китабы иңә башлаган. Боларын еламыйча сөйләп тә булмый.
Кызыл диңгезне беренче тапкыр күрдек. Аннары Таиф шәһәрендә булдык. Мөхәммәд (с.г.в.) халыкны дингә чакырырга бара әлеге шәһәргә, ләкин аны биредә бик каты, канга батырып, кыйнап җибәрәләр. Раббыбыз Мөхәммәдтән (с.г.в.) бу хәлдән соң: «Таиф шәһәрен юк итимме», — дип сорый. Пәйгамбәребез: «Юк, кирәкми, алар соңрак барыбер дингә киләчәкләр», — дигән.
Аннан соң зиратта, Хәдичә анабыз каберлегендә, олы хаҗ кылына торган Гарәфә тавында, Мина үзәнлегендә булдык. Монда 3 миллионнан артык кеше палаткаларда олы хаҗ кыла.
Әдәм гәләйһиссәләм белән Һава анабыз җәннәттән куылгач, ничә еллардан соң, шушы Гарәфә тавында очрашалар.
Сира тавы янында булдык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) белән Әбү Бәкерне куып килгәндә, шушы тау куышлыгында алар качып калалар. Тауга алып керә торган куышлыкны үрмәкүч пәрәвез белән каплап куя.
«Хайва», «Гайн» мәчетләрен карап үттек. Һәр көнне намазларыбызны Әл-Харам мәчетендә укырга тырыштык (кунакханәдән 2 км ераклыкта урнашкан иде). Тору урыныбыз да, ашау да бик әйбәт иде. Анда вакыт та бик бәрәкәтле, шул кадәр күп йөрсәк тә, арытмады.
Кояш чыгу, кояш бату да бездәге кебек түгел: озак итеп кызарып тормый, 5-10 минут эчендә кояш чыга һәм баеганда да шулай ук.
Хаҗга бару — ул мөселман алдында куелган бер бурычны үтәү, гомер буе хыялланган зур хыялны тормышка ашыру дигән сүз. Бу хыялны чынга ашырганда кеше үз организмында булган барча көч-куәтне эшкә җигә. Менә шушы хаҗ гыйбәдәтләрен башкарып чыкканчы авыручылар сирәгрәк булды, хәтта авыру чигенеп тора дип әйтергә була. Ә менә тиешле гыйбәдәтне үтәгәч, кеше үзен хыялына ирешкән кебек хис итә. Өстән тау төшкән кебек була. Шуңа күрә, кайтыр алдыннан, авырап та алдык.
Изге Мәккә шәһәре белән хушлашып, кайтыр юлга кузгалдык. Автобус белән 2 сәгать Джиддага бардык. Самолетта Джиддадан Шарджага — 3 сәгать, Шарджадан Казанга — 6 сәгать очтык. Төнлә 12дә Казанга кайтып җиттек. Фарсы култыгы, Каспий диңгезе, Иранның Тегеран шәһәре өстеннән очтык. Төнлә самолеттан карагач, утлар бик матур булып күренә.
Менә безнең сәфәребез шулай төгәлләнде. Кайтканыбызга 1 айга якын вакыт узса да, күңел гел анда. Барлык кардәшләремә дә хаҗ сәфәренә барып, хаҗ кылып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) йөргән юллардан йөреп, Изге Мәккә — Мәдинә шәһәрләрендәге мәчетләрдә намазлар укып, Кәгъбәтулланы тәваф кылып, Сафә һәм Мәрва арасын сәгый кылып, андагы матурлыкларны үз күзләрегез белән күреп кайтырга насыйп булсын.
Раббым, шушы Изге йортка тагын барырга насыйп ит!
Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авыл китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев