Изге айда ураза тотыйк!
Аллаһы Тәгалә елына бер мәртәбә килгән Рамазан аенда ураза тотуны барлык кешеләргә дә фарыз иткән.
Шуңа күрә бу бурычны үтәү сау-сәламәт кешегә мәҗбүри санала. Ураза тоту бәндәләрнең намус бизмәне булып тора һәм Аллаһы Тәгалә аларга хисапсыз савабын бирә. Ихласлык белән ураза тоткан бәндә һәр ике дөньяда да олы бәхеткә ирешә. Чөнки ураза кешенең күңелендә сабырлык һәм түземлелек сыйфатларын тәрбияли.
Ураза бәндәләрне явыз эшләрдән, нахак сүз сөйләүдән, гайбәттән тыя, начар уйлардан арындыра. Ә бу нәрсәләр сәла-мәтлекне ныгытуга сәбәпче була. Ураза бәндәләрдә фәкыйрь-ләрнең хәлен аңлау тойгыларын уята. Менә шушылар файда түгелме?!
Ураза тәннәребезгә җиңеллек бирә, кирәкмәгән артык симерүдән саклый, шлак-холестериннардан арындыра, кан басымын тиешле хәленә китерә. Әгәр ураза тотсагыз, бу дөньяда ямь, тынычлык табарсыз.
Бу бәрәкәтсез дөньяда бер гөнаһсыз да яшәп булмыйдыр. Шуңа күрә көчебез, акылыбыз җиткән кадәр тик изгелекләр генә эшләргә тырышыйк. Уразаларыгыз җиңел үтсен, Аллаһы сезгә корычтай сәламәтлек бирсен. Әмин.
Авызны нәрсә белән ачарга?
Авызны бер йотым су белән дә, тоз белән дә, җимеш белән дә ачарга ярый.
Рамазанда авыз ачу, Аллаһыга дога кылу һәм таң алдыннан сәхәр ашау турында Аллаһының илчесе бу хәдисләрне риваять кылган:
«Авыз ачу-ифтар вакыты җитте исә - хөрмә белән ифтар кылуың хәерлерәк, чөнки ул (хөрмә) күктән иңгән бүләк. Әгәр дә инде хөрмәң булмаса, су белән авыз ачарга кирәк. Чөнки ул - пакьләүче, кердән арындыручы санала». (Хәдис. Әл-Термизи тарафыннан теркәлгән һәм аның дөреслеге исбатланган).
Авыз ачкан чагында Аллаһының илчесе: «Йә, Аллаһы, мин синең өчен ураза тоттым. Синең нигъмәтең белән авыз ачтым, минем сусавым юкка чыкты, ә тамырларым дым белән тулды; Аллаһы теләсә, уразамның әҗерләрен бирсә иде», - дип дога кыла торган булган. (Бу хәдисне Әбү Давыт теркәгән, Әл-Албаны аны яхшы хәдис дип атаган).
Аллаһының илчесе: «Авыз ачарга ашыгучы кешеләр-бәхетле кешеләр», - дигән (килештергән хәдис).
«Рамазанда таң алды вакытын ычкындырмагыз, чөнки ошбу вакыт мөбарәктер» (килештергән хәдис).
Авыз ачу мәҗлесендә Коръәнне кайчан укырга?
Әгәр мәҗлес үткәрүченең вакыты сыйдырса, сәгатен билгеләп, Коръәнне авыз ачканчы укырга, дип хаслап чакырса, әлбәттә, алдан укырга мөмкин. Тәравих намазына йөрүчеләр өчен болай уңайлырак та була.
Кояш баегач, авыз ачып, ахшам намазын укыйсың. Чакырган кеше кунакларын намазсыз калдырмаска тиеш. Үзендә кысанрак булса, күршеләр белән сөйләшеп, аларда укырга мөмкин. Коръәнне намаздан соң ашап-эчкәч укырга була. Ә инде тәравих намазына йөрүчеләр ашагач мәчеткә китәләр. Анда күбрәк ирләр йөри, шулай ук хатын-кызларга да барырга ярый. Мәчеткә бармаучылар Коръән укып, аны тыңлап, теләк теләп утыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев