Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иван Крашенинниковның иҗат кичәсе матур үтте

Иван Крашенинниковның иҗат эшчәнлеге дәверендә чыгышлары, мөгаен, күп булгандыр, ә «Дуслар янәшәсендә!» дип исемләнгән кичә үзенчәлекле булды һәм озакка йөрәктә сакланыр, хатирәләр белән күңел кылларын тибрәтер, дустанә сөйләшүләрдә әле күп тапкырлар искә алыныр. «Бу миңа бүләк ителгән бәйрәм!» – диде кичә турында артист.

Мәдәният үзәге фойесында тамашачы концерт башлануын көтә, юк-юкта пышылдашулар, сөйләшкән сүзләр ишетелә, әлбәттә, аның турында. «Искиткеч тавышы, киң күңеле, ихлас елмаюы, ул шундый якын, гади, җырлый башлаганчы ук үзенең эчкерсезлеге белән җәлеп итә», – ди бер ханым фойеда үзенең дустына.

«Иван – Калининградта диңгез җәяүле гаскәрләрдә хезмәт иткән талантлы якташыбыз, офицер, кайгыртучан ир, әти һәм бабай, ул һәвәскәр балыкчы да әле, сөйкемле, матур, көчле ир заты, танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган музыкант», – дип килешә аның белән дусты. Мондый җылы сүзләрне залда да, сәхнәдә дә йөзләгән кешедән ишетергә туры килде.

Әлеге матур, җылы кичә сюрпризларга бай булды. Концерт башланыр алдыннан фойе­да «Халык хөрмәте» дипломы куелган иде, анда һәр тамашачы артистка үз теләкләрен калдыра һәм Иванның – барысы да яраткан халык артис­ты икәнлеген хуплап имза куя алды. Кичә барышында әлеге дипломны «Чистай» мәдәни үзәге директоры Наҗия Заһретдинова артистка рәхмәт сүзләре җиткереп тапшырды.

Концертны әзерләгәндә Иван үзенең дуслары һәм иҗат цехы буенча хезмәттәшләре – Лениногорскидан Александр Цыганов һәм Әлмәттән Алексей Волков турында дәртләнеп сөйләде. Алар бирегә килеп, кичәне җырлары белән бизәсәләр, бик шәп булыр иде дип хыялланды. «Әмма аларның эшләре күп, вакытлары юк, килә алмаслар» – дип көрсенде Иван.

Шуңа күрә «Чистай» мәдәни үзәгенең иҗат бүлегенә зарыгып көтеп алынган кунакларның килүенә ирешү өчен барысын да эшләргә туры килде. Иванның хатыны Лариса оештыручыларга элемтәгә керү өчен дусларының координатларын бирә.

– Александр һәм Алексей озак уйлап тормыйча, кичәдә чыгыш ясарга ризалаштылар, шулай ук сюрприз оештыру идеясен – концерт сәбәпчесенең аларның килүе турында соңгы секундка кадәр берни белмәвен хупладылар, – дип сөйләде кичәнең сценарие авторы Динара Белаева. – Чын мәгънәсендә «шпион» операциясе башкарылды. Дуслары килделәр, тиз арада репетиция ясадылар, үзләренең уен коралларын әзерләделәр һәм мәдәни үзәкнең бер бүлмәсенә яшеренделәр. Без Иванның дуслары белән вакытыннан алдан очрашмасыннар өчен, һәр хәрәкәтен күзәттек. Хәтта дусларын бер бүлмәдән икенчесенә дә күчерергә туры килде.

Әмма куелган бурыч үтәлде һәм дуслар кирәкле мизгелгә кадәр кисешмәде. Аның каравы, нинди очрашу булды бу – кичәнең кульминациясе, аның иң җылы һәм истә калырлык өлеше!

Кичә дәвам итте, җырлар бер-берсен алыштырды, тамашачылар һәр секундка куандылар һәм һәр номерны алкышларга күмделәр.

Җырлаган саен энергиясе, дәрте арта барган Иванны күрү күңелле булды, ул «Чистай» мәдәни үзәге коллективының җайга салынган эшен күреп чын күңелдән шатланды. Алар Иван өчен шундый матур кичә оештырдылар, аны кабат яшьлек иленә кайтардылар, дуслары белән очрашырга ярдәм иттеләр.

Һәр чистайлы җирле артист Иван Крашенинниковны белә, әмма аның дәрәҗәле «Юрмала-87» конкурсында катнашуы, шулай ук Олег Газманов белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы азларга гына мәгълүм. Бүген газета укучыларыбызны артист биографиясеннән кайбер кызыклы фактлар белән таныштырабыз.

Иван Крашенников Чистай районында Березовка авылында туган. Ул үзенең кече Ватаны турында яратып сөйли, чөнки анда туган, анда туганнары, йөрәгенә якын кешеләре яшәгән, анда Иван аралашырга, дуслашырга, яратырга өйрәнгән. Ә иң мөһиме – анда аның бала чагы узган, анда ул беренче тапкыр гармун тавышын ишеткән, музыканы яраткан. Иван гаиләдә икенче бала булып туа. Әти-әнисе – тракторчы Александр Михайловичның һәм сыер савучы Зоя Ивановнаның гаиләсендә кызлары Татьяна да була. Алар кайгыртучан әбиләре Мария белән бергә зур, тату гаилә булып яшиләр (бабай үз теләге белән фронтка китә һәм сугыштан кайтмый).

Гаилә бик кунакчыл була. Авыл хатыны Зоя Ивановна бик тыйнак һәм хезмәт сөючән, хәер, крестьян хуҗалыгында ялкауларга урын юк. Барысына да өлгерергә: беренче әтәчләр белән торырга, хуҗалыктагы эшләрне башкарырга, балаларны мәктәпкә җыярга, үзенә дә эшкә йөгерергә кирәк, ә кадерле кунакларны һәрчак кайнар камыр ризыклары көтә. Әмма аш-суга осталыгыннан тыш, Зоя Александровна халык җырларын да бик яхшы башкарган, ә әтиләре Александр Михайлович гармунда уйный торган булган.

 Кечкенә Ванечка халык җырларын яратып тыңлаган һәм әтисе кебек гармунда уйнарга өйрәнергә хыялланган. Кубас мәктәбендә укыганда музыка аның яраткан дәресе була. Мәктәп тормышы чорында Иван музыка коралын кулыннан төшерми, барлык чараларда чыгыш ясый, хәтта тәнәфесләрдә дә уйный, ә дәресләрдән соң футбол матчларын «тавышлыландыра».

 1982 елда Иван армиягә алына, Калининградта инженер гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары прапорщиклар мәктәбе уза. 1986 елда хәрби училищега укырга керә. Иҗат һәм музыка карьерасы шуның белән тәмамлана кебек.

 Хезмәт итү еллары кызыклы вакыйгаларга, гаҗәеп кешеләргә бай була. – Хезмәтем хәтта алга таба иҗат юлымны билгеләде, – дип искә ала Иван, – хәрби училищеда мин оркестрда басгитарада һәм клавишлы уен коралларында уйнадым. Махсус музыкаль белем булмау сәбәпле, Иван Александрович еш кына уңайсызлана. Җырларны профессиональ башкару өчен белеме, осталыгы җитми дип уйлый. Яшь кеше бик теләп музыка грамотасы принципларын өйрәнү, уен коралларында уйнау һәм тавыш кую белән шөгыльләнә башлый.

 Һәм тиздән мөлаем артист тыңлаучыларның йөрәкләрен искиткеч тавыш тембры, көчле энергетикасы һәм менә дигән көйләре белән шаккатыра. Ул популярлаша, тамашачылар, Калининград халкы, яраткан артистлары – Иван Крашенинников белән очрашу өчен рестораннарга йөри башлыйлар.  «Огни Москвы», «Атлантика», «Русский чай» – болар безнең Иван чыгыш ясаган рестораннарның әле кайберләре генә. Бу чорда анда йөрүчеләр күп була. Совет рестораннары планны йөз процентка үтәгән.

 Җыр репертуарын сайлап алып, шундый чыгышларның берсенә әзерләнгәндә, Иван, җырчылар әйтүенчә, тавышны дөрес бирү проблемасы белән очрашкан, аңа югары ноталар берничек тә бирелмәгән. Аңа кичке чараларда рестораннарда чыгыш ясаган үзенең хезмәттәшенә мөрәҗәгать итәргә туры килә:

– Олежка, миңа югары ноталар бирелми, син аларны ничек башкарасың? Бергә эшләгән, бик күп җырлар башкарган Олег болай дип җавап бирә:

– Әлеге нотаны алга бара торган нур буларак күз алдына китер. Һәм барысы да килеп чыгачак.

Дустының киңәше һәм үзенең таланты ярдәмендә Иванның да барысы да килеп чыга. Ә ресторандагы хезмәттәше кем дип уйлыйсыз? Әйтә аласызмы? Олег Газманов! Безнең Иванның менә шундый укытучылары булган!

Тормышта язмыш борылышлары була, янәшәдә генә талантыңны күреп, аны яңача ачарга булышучы кешеләр табыла.

– Бервакыт, – дип сөйләде безгә Иван, – мин Калининградның «Русский чай» ресторанында җырладым һәм әлеге ресторанның хәрби училище начальнигы, генерал-лейтенант Виктор Васильевич Жигайлоның яраткан ял урыны булуын кем уйлаган. Генерал өчен курсантын әлеге бина сәхнәсендә күрү һәм ул яраткан җырларны матур башкаруын ишетү көтелмәгән хәл була.

Икенче көнне курсант Крашенинниковка азат итү кәгазенә кул куела һәм генерал компаниясендә ул абруйлы «Юрмала-87» заманча совет җырын яшь башкаручыларны. Бөтенсоюз телевизион конкурсына бара. Концерт программасы инде расланган булса да, анда Раймонд Паулс, Валентина Легкоступова, Юрий Николаев, Александр Малинин һәм башка совет эстрадасы мэтрлары катнашсалар да, Ваняны фестиваль программасына кертәләр. Безнең курсант өчен бу искиткеч дебют була! Ул чакта аңа нибары 24 яшь кенә була әле!

Әмма кеше нинди генә кояшлы, матур якларда яшәсә дә, аны һәрвакыт якыннары көтеп алган туган ягына тарта. Шулай итеп, 1990 елда Иван туган Березовка авылына кайта һәм монда булачак хатыны Лариса белән очраша, ул аңа барлык башлангычларында да ярдәм итә.

Бүген Иван – кайгыртучан ир, ике сөйкемле кызның – Татьяна һәм Аннаның әтисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев