Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларыгыз имин булсын!

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә.

Бу транспорт белән тәэмин итү, пассажир һәм йөк ташулары, транспорт чаралары һәм аларны җитештерүдәге сервис тәэмин итүендә хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме. Ул илнең, шәһәребезнең икътисадында төп урыннарның берсен алып тора, мөһим хуҗалык һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, безнең көндәлек тормышыбызны уңайлы, җайлы итә.

Әлеге тармакта хезмәт куючылар үз вазифаларын лаеклы дәрәҗәдә башкаралар, үзләре тәкъдим итүче хезмәтләрне даими рәвештә яхшырталар. Әлеге тармак ветераннарына аеруча зур рәхмәт.

Халык телендә әлеге бәйрәм Автомобильчеләр көне дип йөртелә, аны барлык машина йөртүчеләр дә үз итә. Барыгызга да имин юллар, нәтиҗәле хезмәт, барлык эшләрегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Бәйрәм белән!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев