Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлда автомобильгә ут капкан

...

Узган атнада районда автомобиль янган. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге мәгълүматларына караганда, 1 декабрьдә Казан — Оренбург трассасының 132нче километрында «Опель Астра» автомобиленә ут капкан.

Янгын сүндерү подразделениесе килеп җиткәнче, ут милек хуҗалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә сүндерелгән.

— Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе — транспорт чарасының техник төзексезлеге, — дип аңлаттылар күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә.

Янгын иминлеген тәэмин итү максатларында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге транспорт чараларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә. Янгын чыккан очракта 01, 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев