Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз: 2024 елның 28 октябреннән 8 ноябрьгә кадәр җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турында 10 эш каралды:
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы — Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «Х», «К»га карата 2 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 3 эш каралды. Гражданнар «Ш», «У»га карата җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә; гражданин «С»га карата җәмәгать судьясы карары белән 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «Е», «Т», «С»га карата 3 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «Р», «Я»га карата административ хокук бозу турында 2 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев